Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне уңаеннан «Алтынчәч» бакчасына йөрүчеләр Актаныш саклык банкына килде

“Актаныш гомүми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы”нда балаларга кече яшьтән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәвамлы эшчәнлек алып барыла.

  

  12 ноябрь - Россия Саклык банкы хезмәткәрләре  көне.  Бу һөнәри бәйрәмгә нигез 1998 елда салынган. Шуңы истә тотып һәм балаларның һөнәрләр турындагы белемнәрен баету, банк хезмәткәрләрен  эшчәнлекләре белән якыннан танышу максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары   Россия Саклык банкының Актаныштагы өстәмә офисына экскурсиягә бардылар.     

          

Экскурсиягә барыр алдыннан балалар күңел җылыларын биреп открыткалар ясадылар, концерт номерларын әзерләделәр.

Банк җитәкчесе, хезмәткәрләре балалаларны бик җылы кабул иттеләр. Бу хезмәтне башкарганда үтә дә җаваплы, ашыкмыйча исәп –хисап белән эш итәргә кирәклен әйтеп үттеләр. Бик күп санлы клиентларга хезмәт күрсәтүләрен аңлаттылар. “Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала”, – дип төгәлләде үзенең сүзен банк җитәкчесе Резеда  Раухатовна.

Бүгенге экскурсия барышында банк хезмәткәрләренең эшләреннән тәм, ләззәт табып, илебезгә, аның халкына зур файда китереп, үз эшчәнлекләрен төгәл, зур осталык белән башкаруларын күзәтеп үтте балалар,хезмәт кешене бизәп кенә калмаганын, аның шатлык чыганагы икәнен дә белде  алар.

Банк хезмәткәрләре балаларга, тәрбиячеләргә хөрмәтләп килгәннәре, бүләкләр өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр, балаларга күчтәчләр бирделәр.

Экскурсиябез бик файдалы булды. Баланың кызыксынулары тагын да артты, танып белү омтылышлары, күзаллулары үсте.

 

 

 

 

      “Алтынчәч” балалар бакчасының тәрбиячесе Вәҗиева Хәния Минҗан кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев