16 сентябрь 2022 яңалыклары
-
РӘХМӘТ СҮЗЕ: Әҗәкүл авылында яңа мәчет нигезен салу тәмамланды
Туган авылыбыз Әҗәкүлдә, Аллага тапшырып,бисмилла әйтеп, 9 нчы сентябрьдә,изге жомга көнендә мәчетебез буласы урында беренче эшебезне башладык- нигез салу өчен чокырлар казыдык. Бүген бер атна дигәндә, фундамент салуны тәмамладык.
-
Ленар Зарипов Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы булып сайланды
Район Советының чираттан тыш утырышының көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелган иде. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында; Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгын сайлау турында; Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында; Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы турында; Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында.
-
Балалар иҗат үзәгендә Кама аръягы Гран-приеның 17 серия шахмат уеннары дәвам итә
Әлеге ярышта Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Оренбург өлкәсеннән яшь шахматчылар катнаша.
-
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов “Актаныш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Башлыгы һәм Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп сайланды
Бүген Актаныш авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш сигезенче утырышында авыл җирлеге депутатлары “Актаныш авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Башлыгы һәм Актаныш авыл җирлеге Советы рәисе итеп ачык тавыш бирү юлы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зариповны сайлады.
-
ТӘМЛЕ БУЛСЫН: Слива пирогы пешерәбез
Кирәк булачак: он — 1 стакан ( 200мл.); йомырка — 2; акмай — 115 грамм; шикәр — 3/4 стакан; камыр йомшарткыч — 1 калак; тоз — бер чеметем; слива — 12; дарчинлы шикәр — 2 кашык (дарчин – 1 калак, шикәр – 2 кашык).
-
Мәдәният йортлары кышка әзерме- комиссия авыл җирлекләрендә булды
Район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов белән мәдәният тармагы җитәкчеләре 14-15 сентябрь көннәрендә районыбызның авыл җирлекләрендәге мәдәниият йортлары, клублар эшчәнлеге белән танышты.
-
Актанышта «Әбиләр чуагы» башландымы?
«Әбиләр чуагы»ның кайчан булачагының төгәл датасы юк, ул төрлечә килергә мөмкин, аның озынлыгы да төрлечә була. Ул сентябрьдә, октябрь ае башында да булырга мөмкин. Россиядә, гадәттә, «әбиләр чуагы» 14 сентябрьдән башлана, диләр.