18 февраль 2020 яңалыклары
-
Ат көтүе боз астына төшеп киткән
Башкортстанның Иглин районында унбер атны махсус техника ярдәмендә коткарганнар.
-
ТАСС "Владимир Путинга 20 сорау" исемле махсус проект әзерләде
Интервьюның тулы версиясе 20 февральдә басылып чыгачак.
-
Татарстанда сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү өчен финанс суммасы 250 млн сумга кадәр җитте
Быел Татарстанда сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү өчен федераль бюджеттан узган елгыга караганда 1,6 тапкыр күбрәк акча бүленәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтелде.
-
2020 елның 20 нче баласы
Илчебайдан Зөһрә Вәҗетдинова 3 бала әнисе булды. Бу бәхет аңа быелның 14 февралендә килде: көтеп алган нарасыйлары Әминә дөньяга аваз салды.
-
«Алтын алка» Бөтенрәссәй ярышларында Актанышның "Лачын" командасы 16 команда арасында лаеклы өченче урынны яулады.
12-17 февраль көннәрендә Башкортстан республикасының Салават шәһәрендә узган А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында Актанышның 2005-2006 елгы "Лачын" командасы 16 команда арасында лаеклы өченче урынны яулады.
-
Кулланучылар белән үзмәшгульләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кайсы закон җайга сала?
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Чаллыда яшәүче бер ир-ат чалбарны ремонтлау буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
-
Үгез көтүчене сөзеп үтергән мизгел видеога эләккән
Котырган үгез ир-атны имгәткән кадрлар Тикшерү комитетының социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыкты.
-
Татар атларын үрчетүгә республика хуҗалыкларына 5 млн. сум акча бүленә
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак.