Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үгез көтүчене сөзеп үтергән мизгел видеога эләккән

Котырган үгез ир-атны имгәткән кадрлар Тикшерү комитетының социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыкты.

Ставрополье өлкәсендә терлекчелек фермасында фаҗига булган. Сыер көтүен саклап торучы көтүчегә үгез һөҗүм иткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ставрополье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 6 февральдә көндез Светлоград шәһәре тирәсендә була. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу көнне иртәнге якта көтүче хайваннарны көтүлеккә куып чыгара. Сыерларга ияреп, үгез дә кырга чыгып китә. Ул 53 яшьлек ир-атка һөҗүм итә.

Имгәнгән ир-атны хастаханәгә китерәләр. Тик ул бераздан вафат була. Хәзер тикшерү эшләре бара. Тикшерүчеләр шаһитларны сораштырган, регистратор видеосын алганнар, судмедэкспертиза билгеләнгән.

Россия Тикшерү комитетының Ставрополье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырылган видео кадрларында котырган хайванның ир-атны болгап-болгап йөрткәне күренә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев