Актаныш

6 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 6 сентябрь 2012 - 04:13
    Урып-җыюны йомгаклап
    Ел елга охшап килми. 2012 елның кыр эшләре дә үзенчәлекле булды. Хәер, авыр булды дип әйтсәк тә арттыру түгел. Чын мәгънәдә кызу урак өсте шактый районнарда, шул исәптән бездә инде артта калды. Республика амбарларына 3 млн. тонна ашлык кайткан. Узган еллар белән чагыштырганда бераз кимрәк ул. Шөкер, район күләмендәге саннарга...
  • 6 сентябрь 2012 - 04:12
    Бездә - яңалык
    "Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры булып Илназ Наил улы Хөҗҗәтов эшли башлады. Илназ Наил улы 1977 елның 6 июлендә Аккүз авылында туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын ул 1999 елда Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем укытучысы булып башлый. 2001-2002 уку елында - Уразай урта мәктәбе...
  • 6 сентябрь 2012 - 04:11
    Котлыйбыз
    Актаныш телевидениесе операторы Марат Нәкыйп улы Сәррахов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз телевизор караучы тамашачыларның күп төрле сорауларына җавап табуда булыша. Намуслы хезмәтегез һәм төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләрне яктыртуда актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Телевизор караучыларның...
  • 6 сентябрь 2012 - 04:09
    Төзелеш
    Тыңламас авылында башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб һәм медпунктны бер түбә астына алган җәмәгать үзәген ачу 15 октябрьгә тәгаенләнде. *** Сугыш ветераннары өчен салынучы 30 фатирлы йортны тапшыру, график нигезендә, декабрь ахырына билгеләнсә дә, "көзнең яңгырларына калмаска, тизрәк түбәсен ябып куеп, объектны иртәрәк тапшыру ягын карарга кирәк", - дип белдерде...
  • 6 сентябрь 2012 - 04:04
    Мәдәни тармак
    "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленә кадрлар әзерләү юнәлешендә хәрәкәт бара, 4 сентябрьдән репетицияләр башланачак", - дип белдерде район башкарма комитетының социаль һәм агарту эшләре бүлеге җитәкчесе И.Бариев. "19 октябрьдән Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре узачак, Татарстан Республикасы Президенты да катнашачак әлеге бәйрәмдә Актаныштан "Агыйдел" ансамбле чыгыш ясаячак. Бүгеннән бәйрәмгә әзерлек...
  • 6 сентябрь 2012 - 04:03
    Дулкынландыргыч мизгелләр – дуслар янәшәсендә
    " Безнең һәркайсыбызның мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр атлап кергән, парта артына утырган, укытучысы белән очрашкан онытылмаслык 1 сентябрь бар. Бүген дә яшь татарстанлылар белем дөньясы белән танышуның дулкынландыргыч мизгелләрен кичерә. Аның иксез-чиксез офыкларын ача. Аларга бу күркәм юлда зирәк, ярдәмчел педагоглар очравын, игелекле, тугрылыклы дуслар табуларын, тормыш биеклекләренә ирешүләрен телим....
  • 6 сентябрь 2012 - 04:02
    “Таттелеком“нан бүләк
    Шау чәчәккә, балаларның шат авазына, тәүге дәрескә чакырган кыңгырау тавышына күмелеп узган Белем көннәре тарих елъязмасында үз урынын алды. Яңа уку елы һәрвакыт яңалыкларга бай була ул. Берәүләрне җәйге ялларда яңарырга өлгергән мәктәп бинасы, сыйныф бүлмәләре каршы алды, яңа укытучылар, яңа дуслар, хис-кичерешләр...Чуракай авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе исә...
  • 6 сентябрь 2012 - 03:57
    Ямалыны су баса
    Узган атнада әлеге яңалык белән мөхәрриятебезгә телефон аша, Тат.Ямалы авылыннан бер ханым шалтыратты. Хәер, яңалык та түгел ул, дөресен әйтергә кирәк, бу сүзләрдә бераз арттыру да бар кебек. Чынбарлыкта исә сүзем районда шактый авыл халкын борчуга салган су мәсьәләсе хакында. Озак уйлап тормый, мөхәрриятебезнең яңа җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов белән Тат.Ямалы...