Актаныш

18 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 18 ноябрь 2016 - 16:30
    Хатын-кызлар өчен "кара көннәр" килә
    Роспотребнадзор Россиядә коры алкоголь җитештерүне тыю буенча закон проекты әзерләгән. Бу исемлеккә кершән (пудра), иннек, хушбуйлар һәм башка коры косметик чаралар да эләгергә мөмкин. Гадәттә андый косметика составында коры алкоголь була икән. Моны «Известия» газетасы язып чыккан. Болай булса, хатын-кызларга кара көннәр киләчәк икән. Икътисад министрлыгында исә "капсулалы этил спирты"...
    524
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 15:39
    Актанышта Илфат Әнвәровка алмаш буын бар ( + БӘЙГЕНЕҢ БҮЛӘКЛӘҮ ӨЛЕШЕННӘН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
    18 ноябрь көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды. Ярышларның нәкъ менә 18 ноябрьдә узуы да юкка түгел, чөнки...
    921
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 13:37
    Балага әнисе исем куша аламы? (СОРАУ-ҖАВАП)
    Күпмилләтле илдә, күпмилләтле республикада яшибез. Төрле халыклар, төрле конфессияләр үзара тату, килешеп гомер итүен дә авызыбыздан төшермибез... Ә аерым очракларда, чынбарлык тормышта төрле хәлләр очрап куя. Әйтик, мәсәлән, татар кызы яисә татар егете башка дин вәкиле белән тормыш корып җибәргәч, алар арасында тиз генә хәл ителә алмастай мәсьәләләр килеп туарга...
    604
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 13:09
    “Саф“та үзгәрешләр уңай якка
    15 ноябрь көнне хуҗалык җитәкчеләре "Саф" хуҗалыгына чираттагы киңәшмәгә җыйналды. Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелегендә узды. Әлеге җирлектә яшәүчеләр "Октябрьнең 12 еллыгы" колхозы исемен йөрткән вакытларын сагынып искә ала. Ул елларда алар игенчелек буенча да, терлекчелек буенча да алдынгылыкны бирмәделәр. Төзелеш эшләре дә гөрләп...
    892
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 12:58
    Актаныш районы инвалидларны социаль яклау фондының чираттагы утырышы узды
    17 ноябрь көнне район инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 8 нче утырышы булып узды. Биредә барлыгы 29 гариза каралып, барысы да уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга фондтан 504 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
    516
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 12:43
    Агыйдел – Сарман арасына җырлы күпер үрде Актаныш
    Узган атнада Сарманда 45 кешелек делегация белән Актаныш өлкәннәре булдылар. Аларны сарманлылар район чигендә якты йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Кунакларны иң элек район башлыгы, җитәкчелек исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, Актаныш районы ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыевка, Сарман районы...
    859
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 10:42
    Милли көрәш безнең хәтерләрдә Илфат Әнвәровны "яшәтә" (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
    18 ноябрь көнне «Актаныш» универсаль спорт комитетында күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә яшьүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтте. Нәкъ менә бүген, 18 ноябрь көнне, Илфат Зәки улына 65 яшь тулган булыр иде. Спорт өлкәсендә районыбызның легендар шәхесе Илфат Зәки улы...
    707
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 10:25
    Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга!
    Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...
    534
    0
    0
Реклама