Кояш нурлары белән иркәләгән, җиләк-җимешләре белән сыйлаган эссе җәйне, сер түгел, һәрберебез көтеп ала. Быелгы җәй исә, көтеп-көтеп тә, килергә ашыкмады.
Әле берничә атна элек кенә җәйне сизә башладык. Әмма шуңа да карамастан, кайберәүләр су керү, кояшта кызыну сезонын ачып та җибәрде.
Кызганычка каршы, мондый ашыгычлык һәрвакытта да хәерлегә илтми...