Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә
7 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр җитә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.