Мәдәни Актаныш

Йөкле хатын-кызлар көнендә – булачак әниләр өчен җылы очрашу

7 октябрь – Йөкле хатын-кызлар көне. Шул уңайдан район ЗАГС бүлегенең Тантаналар залында булачак әниләр өчен матур һәм эчтәлекле очрашу узды.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Автор фотолары

Чарада районның булачак әниләре, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Яңа Кормаш авылыннан Риназ хәзрәт, район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Рөстәм Закирҗанов, Игелек үзәге психологы Эльвира Хәмидуллина һәм район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева катнашты.Гөлфинә Мөхәммәдиева

Очрашуда ана булуның мәгънәсе, гаилә кыйммәтләре, йөклелек чорында сәламәтлекне саклау, бала тәрбияләү һәм әти-әнинең җаваплылыгы турында сөйләштеләр.

Гаилә кыйммәтләре – игътибар үзәгендәРайон ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева билгеләп үткәнчә, Татарстанда гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту юнәлешендә зур эш алып барыла. Соңгы елларда барлыкка килгән бәйрәмнәрнең берсе – Йөкле хатын-кызлар көне дә әлеге максатларга хезмәт итә.

– Бүгенге көндә районыбызда 61 бала көткән әни бар. Без күп еллар дәвамында җирлегебездә матур, тату яшәгән гаиләләрне башкаларга үрнәк итеп куябыз. Үткәргән чараларыбызда ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, бала көткән гаиләдә гармония һәм тынычлык хөкем сөрүе турында сөйләргә тырышабыз. Мондый очрашуларга булачак әниләр белән бергә әтиләр дә килсә, сөйләшүләр тагын да үтемлерәк булыр иде, – диде ул.

 

Гөлфинә Мөхәммәдиева очрашуның төп максатын да билгеләде. Бу – әни булу серләре, бала тугач, аңа мөнәсәбәт, йөклелек чорында нинди киңәшләргә колак салу мөһимлеге турында фикер алышу.

 

Күп балалы гаиләләргә – матди ярдәм

фикер алышу

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бала туу һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтү дәүләт һәм республика күләмендәге мөһим юнәлешләрнең берсе булуын ассызыклады.

– Сезгә карап торуга ук аклык, пакьлек бөркелә. Бала – хатын-кыз өчен иң газизе. Чөнки ул аны тугыз ай буе карынында йөртә, дөньяга китергәч тәрбияли. Балаларыгыз сәламәт булып тусын, үзегез дә исән-сау булыгыз, – дип теләде ул булачак әниләргә.

Дилбәр Әнвәрова гаиләләргә күрсәтелә торган матди ярдәм чаралары турында да сөйләде. Районда өченче һәм аннан соңгы балаларын алып кайтучы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм каралган. Аның күләме өченче балага – 30 мең, дүртенчегә – 40 мең, бишенче һәм аннан соңгы балаларга 50 мең сум тәшкил итә.

– Бәби алып кайткач, кирәкле документларны җыеп, район башкарма комитетының бухгалтериясенә тапшырырга кирәк. Гаризалар каралганнан соң, акча икенче көнне үк күчерелә, – дип аңлатты ул.

 

Балага исем кушу – зур җаваплылык

Риназ хәзрәт очрашуга рухи тәрбия һәм әти-әнинең бала алдындагы җаваплылыгы турында тирән эчтәлек өстәде.

Ул бала тууны Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге итеп билгеләп үтте. Әти-әни булу – зур бәхет кенә түгел, җитди җаваплылык та.

Хәзрәт ата-ананың бала каршындагы өч төп бурычына тукталды. Беренчесе – балага матур һәм мәгънәле исем кушу. Чөнки исем кешене гомере буе озата бара. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең яхшы, мәгънәле исемнәр кушарга өндәгән сүзләрен искә төшерде.

Икенче бурыч – балага дөрес тәрбия бирү, Коръән өйрәтү, аны хәләл ризык белән тукландыру. Риназ хәзрәт фикеренчә, гаиләдә рухи кыйммәтләргә, әхлакка һәм тәрбиягә аерым игътибар бирү зарур.

Өченче бурыч исә бала балигълык яшенә җиткәч, аның гаилә коруына, тормышта үз урынын табуына ярдәм итү белән бәйле.

 

Сәламәт әни – сәламәт сабый

Бала көтү чорында рухи әзерлек белән беррәттән физик сәламәтлек турында да кайгырту мөһим. Район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Рөстәм Закирҗанов булачак әниләргә нәкъ менә шушы мәсьәләләргә игътибар итәргә киңәш итте.

– Сәламәт хатын-кыз өчен йөклелек – табигый халәт. Әмма сәламәтлектә ниндидер тайпылышлар булса, бу чор авыррак узарга яки йөклелек өзелергә дә мөмкин. Шуңа күрә вакытында табибларга мөрәҗәгать итәргә, яхшылап тикшеренергә, барлык анализларны үз вакытында тапшырырга һәм табиб киңәшләрен үтәргә кирәк, – диде белгеч.

Ул туклануга да аерым тукталды. Йөклелек вакытында рационга игътибар итү, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күбрәк куллану, ит ашау, файдасыз ризыклардан, аерым алганда, газлы татлы эчемлекләрдән һәм чипсылардан тыелу кирәклеген искәртте.

Тынычлыкны саклау да мөһим. Табиб билгеләп үткәнчә, бала ана карынында вакытта ук тышкы мохиттән килгән тәэсирләрне тоя. Шуңа күрә булачак әнинең эмоциональ халәтенә игътибар итү зарур.

 

Гаиләдә аңлашу һәм үзара терәк кирәк

Очрашуда гаиләдәге психологик мохит, ир белән хатынның үзара аңлашуы турында Игелек үзәге психологы Эльвира Хәмидуллина сөйләде.

– Егет белән кыз гаилә коргач, дөньяга яңа кеше килә. Әмма кайбер гаиләләрдә әти кеше бала тууына психологик яктан әзер булмаска мөмкин. Нәтиҗәдә, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар, бәхәсләр килеп чыга. Шуңа күрә гаилә кору турында карар кабул иткәндә үк бу адымның никадәр җаваплы булуын аңларга кирәк, – диде психолог.

Ул йөклелек чорында хатын-кызга ир-атның терәге, аңлавы һәм ярдәме аеруча кирәк булуын ассызыклады. Ир белән хатын арасында серләр булмаска, борчыган мәсьәләләрне яшермичә, уртага салып сөйләшергә кирәк.

– Балагыз белән карында вакытта ук сөйләшегез, тынычландыра торган музыка тыңлагыз. Иң мөһиме – гаиләдә бер-берегезне аңлап, бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез, – диде Эльвира Хәмидуллина.

Психолог булачак әниләргә өч минутлык релаксация күнегүе дә үткәрде. Кыска гына вакыт эчендә залда утыручылар үзләрен җиде яшьлек чакларына әйләнеп кайткандай хис иттеләр. Көндәлек мәшәкатьләрдән бераз арынып, балачак хатирәләренә чуму аларга күңел тынычлыгы табарга ярдәм итте.

 

Бәби туу турындагы таныклыкны хәзер онлайн рәсмиләштереп була

 

Очрашу җылы аралашу һәм сорауларга җаваплар алу белән дәвам итте. Булачак әниләр үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, белгечләрдән кирәкле киңәшләр алдылар.

Гөлфинә Мөхәммәдиева булачак әти-әниләргә ЗАГС хезмәтләрен алуны җиңеләйтүче супер-сервис турында да сөйләде. Аның ярдәмендә бала тугач ук, бала тудыру йортында туу турында белешмә бирелгәннән соң, әти-әниләр дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә ала. Шул рәвешле, баланың туу турындагы таныклыгын рәсмиләштерү мөмкинлеге туа.

Балага исем сайлауда да заманча технологияләр ярдәмгә килә. Яндекстагы «ЕГР ЗАГС» порталында исемнәр эзләү мөмкинлеге бар. Кирәкле хәрефне генә кертү дә шул хәрефтән башланган исемнәр исемлеген чыгарырга ярдәм итә. Булачак әти-әниләр өчен үзенчәлекле һәм мәгънәле исем сайлауда әлеге мөмкинлек уңайлы булырга мөмкин.

Кеше тормышында ана булу – онытылмаслык, берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет. Район ЗАГС бүлегендә узган әлеге очрашу исә булачак әниләргә файдалы мәгълүмат кына түгел, күңел җылысы, рухи көч һәм киләчәккә ышаныч та бүләк итте.


Нет комментариев