6 октябрьдә Казанда Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары ЗАГС җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе башланды. Минюст России тарафыннан оештырылган чарада илнең 89 субъектыннан ЗАГС органнары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, шулай ук федераль ведомстволар вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында ЗАГС өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды, тармакның актуаль мәсьәләләре һәм алдагы бурычлар турында фикер алыштылар. Чарада Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева да катнашты.
Киңәшмә кысаларында Казанда 45 пар өчен үзенчәлекле никахлашу тантанасы узды. Парларның никахларын теркәүгә бәйле рәсми эшләре Казан шәһәре ЗАГС идарәсендә башкарылса, тантаналы чара Галиәсгар Камал театрында узды.
Актаныш районыннан Харрасов Ильяс Тахир улы белән Чуракай авылыннан Давлетшина Инзилә Марсель кызы да 45 пар арасында булды. Ильяс нефть тармагында хезмәт итә, Инзилә «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Галиәсгар Камал театрында узган тантана яшь гаилә өчен истәлекле вакыйга булды.
Нет комментариев