Яңа үзәк «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды
Бүген Яңа Әлем мәдәният сараенда район өчен мөһим вакыйга — «Алма» милли агарту үзәгенең тантаналы ачылышы булды. Әлеге проект «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты һәм «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.
2026 елда Россия Федерациясенең 70тән артык субъектында 300гә якын шундый үзәкнең ишекләрен ачу планлаштырыла. Яңа Әлем мәдәният сараеның масштаблы сайлап алу турын уңышлы узуы һәм заманча милли-мәдәни киңлек булдыру өчен грант алучылар исемлегенә керүе — җирлек өчен зур казаныш.
«Алма» үзәген ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Мәдәният өлкәсендәге инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклап калу ресурс үзәгенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Наил кызы Фәизова, үзәк методисты Анна Владимировна Меркутова һәм башка кунаклар катнашты.
Проектны әзерләүдә һәм тормышка ашыруда Яңа Әлем мәдәният сарае хезмәткәрләре дә зур өлеш керткән. Тантаналы чара барышында проект авторы Гөлназ Таһировна һәм хөрмәтле кунаклар катнашында үзәкнең символик кызыл тасмасы киселде. Яңа киңлек авыл халкы өчен мәдәният, мәгариф һәм милли традицияләрне үстерү юнәлешендә яңа мөмкинлекләр ачачак.
Нет комментариев