Һава торышы

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә

7 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр җитә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә минималь температура +2..+7 градус тәшкил итсә, көндез температура +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда көндез аязучан болытлы һава торышы, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән ул 15-18 метрга кадәр көчәя. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+15 градусны күрсәтәчәк.

Чыганак


Нет комментариев