Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

4 декабрьгә кадәр экология буенча белемнәрне тикшереп була

Экодиктантта катнашу вакыты озайтылды, һәркемнең үз эко-грамоталылыгын тикшерү өчен тагын бер атна вакыт бар‼️ 🌳

              Бөтенрәсәй экологик диктанты 11 ноябрьдә Рәсәйнең барлык төбәкләрендә старт алды һәм 27 ноябрьдә тәмамланырга тиеш иде. 4 санлы “Әтәчкәй” балалар бакчасы әлеге чарада офлайн площадка буларак алдан теркәлгән иде. 15 ноябрьдә бакча базасында 20 кеше экодиктант язды. Җәмәгатьчелекнең күпсанлы сораулары буенча экодиктантта катнашу вакыты озайтылды.

             Экодиктант 25 сорауны үз эченә алган тест форматында уза. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелә. Әлеге чарада катнашу өчен алдан әзерләнергә була — порталда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә, шул исәптән экологлар өчен дә тематик эколекцияләр бар.

Әгәр дә сез экология өлкәсендә үз белемегезне сынап карамаган булсагыз, ашыгыгыз! 4нче декабрьгә кадәр сез дә катнаша аласыз! Экодиктантны теләгән һәркем яза ала. Катнашу өчен экодиктант сайтында теркәлү үтәргә кирәк:
https://экодиктант.рус/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев