Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Алтынчәчтә «Кошларга ярдәм ит» марафоны

«Алтынчәч» балалар бакчасы нәниләре әтиләре белән берлектә «Экояз» конкурсының «Кошларга ярдәм ит» марафонында катнашып, бик матур сыерчык оялары ясадылар.


Сыерчык ояларын балалар бакчабызга кунак итеп чакырылган Актаныш урманчылыгының урман мастерлары Мәхмүтҗанов Дилфас Гаяз улы, Гарипов Расих Мәгъфүрҗан улы, Галиев Идеал Насих улы, Хисамов Рамис Рифкать улына тапшырдылар, әтиләре белән берлектә «Бүләк» урманындагы, бакчабыз территориясендәге агачларга урнаштырдылар. Урман мастерлары сыерчык ояларын өй тирәсендәге агачларга куюның әһәмияте турында әйтеп «Янәшәдә яшәүче кошлар табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, ә безне, авыл халкын, җырлары белән дә сөендерәләр», диделәр. Нәтиҗәдә 54 сыерчык оясы үз хуҗаларын эзләп урманнарга, бакча тирәләренә урнаштырылды. Нәни табигать сакчыларын күреп күңелләр сөенде. Киләчәктә зур үскәч тә, әлеге чаткылар сүнмәсен иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев