Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек: Яшьләр сәясәте белгечләре экологиябезне саклый

Табигатьне саклау — безнең бурыч.

Якын көннәрдә районыбызның яшьләр сәясәте хезмәткәрләре һәм волонтёрлар Агыйдел ярлары территориясен җыештырырга чыктылар. Алар яр буйларын ял итүчеләр тарафыннан калдырылган чүп-чардан: буш пыяла һәм пластик шешәләр, калай банкалар, полиэтилен пакетлардан чистарттылар. Әйтергә кирәк, «Чиста яр буе» экологик акциясе яшьләр тарафыннан еш гамәлгә куела.

Актанышның «ФОРПОСТ» оешмасы директоры Тәнзилә Гыйниятова белдергәнчә:

— Без Актаныш халкыннан һәм бирегә ял итәргә килгән кунаклардан әйләнә-тирәне чиста тотарга, артларыннан чүп-чар калдырмауларын, аны моның өчен махсус билгеләнгән урыннарга ташлауларын сорыйбыз, чөнки табигатьне саклау — һәркемнең бурычы. Табигатькә сакчыл караш — ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз.

Шулай итеп ялт итте яр буйлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев