Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Яңа Әлем балалар бакчасына йөрүчеләрнең әтиләре сыерчык оялары ясап урманчылык хуҗалыгына тапшырды

Яз. Табигатьнең уянып килгән мәле. Балалар өчен бигрәк тә күңелле вакыт: кар һәм боз эри, сулар ерганаклар булып ага, тамчы тама, кошлар җылы яктан кайталар. Табигатьнең әлеге күңелле мизгелләрен балалар күңеленә кереп калырлык күзәтүләр һәм эшчәнлекләр алып бару һәр тәрбияченең, балалар бакчасының бер бурычы булып тора. Туган як табигатен ярату, саклау өчен аңа күпмедер үз көчеңне дә куярга кирәк.

 Апрель башыннан ук  бакчабыз  әтиләр һәм балалар  белән берлектә бу  юнәлештә күләмле эшләр башкарды: участокларда күзәтүләр уздырганнан соң, балаларга әтиләре белән бергә сыерчык ояларын ясарга тәкъдим иткән идек: барлыгы 34 сыерчык оясы ясалды, ясау барышын видеога төшереп, тәрбиячеләребез аны матур бер чарага әверелде. Ясалган ояларны әтиләребез участокларда, үзләренең йорт тирәләрендә элүне оештырдылар. Ояларыбыз бик күп иде. Шуңа күрә, калган ояларны без балалар белән  урманчылык хуҗалыгына да  тапшырып, кошларны сөендерергә уйладык: бүген бакчабызга кунакка участок урманчысы Әхмәтгалиев Әгъзәп Хәмдегали улын чакырган идек. Әгъзәп абыйлары балаларга урманнарны, табигатьне саклау, кошларга ярдәм итү кирәге турында яхшылап тагын бер тапкыр аңлатты, бергәләп алар ясаган ояларны карадылар. Аннары калган ояларны балалар питомник өчен биреп җибәрделәр, канатлы дусларга сәлам юллап калдылар.

Гүзәл Сәрвәрова, Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев