Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Урман шырпыны яратмый

Гәрчә урман материалыннан ясалса да.

Урманнарда янгын чыгуның төп сәбәбе — кеше. Очкын чыгаручы әйберләрдән сак куллану, чүп-чарны теләсә кая ташламау кебек гади кагыйдәләр зур фаҗигагә каршы ышанычлы ысул булып тора.

«Урман фонды җирлегендә, төбәк һәм федераль әһәмияттәге трасса буйларында шырпы, тәмәке төпчекләре һәм ут чыгуга сәбәпче булган башка төрле чүп-чар ташламагыз», — диелә Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Урман сагы хезмәткәрләре халыкны, табигатьтә булганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди. Урманнарыбызны утлы стихиядән саклау өчен янгын куркынычы чорында бөтен кешегә дә аеруча уяу булу алшарт. Янгын чыккан җирне күргән очракта, мөмкин кадәр тизрәк бу хакта урманчылык хезмәткәрләренә яки янгын частенә хәбәр итәргә кирәк.

Урман янгыннары өчен җаваплылык

Русия Федерациясенең гамәлдәге законнары урман янгыннарына китергән гамәлләр өчен төрле җаваплылык төрләрен күздә тота. Урманнарда зыянлы нәтиҗәләр китереп чыгармаган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу административ хокук бозулар турында Русия Федерациясе кодексының 8.32 маддәсе буенча административ җаваплылыкка китерә.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 7 октябреннән 1614 санлы карары белән расланган урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрендә урман янгыннарын кисәтүгә юнәлдерелгән күп кенә чикләүләр һәм тыюлар бар. Кагыйдәләр урманнарда тәмәке тарту һәм учак ягуның аерым тәртибен билгели, урманга пыяла ташлауны тыя. Күрсәтелгән кагыйдәләрне бозган өчен гражданнарга 1500 сумнан 3000 сумга, вазыйфаи затларга — 10 меңнән 20 мең сумга, юридик затларга 50 меңнән 200 мең сумга кадәр административ штраф яный.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, урманнарга, саклау һәм урман утырту урыннарына турыдан-туры тоташкан, киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган янгынга каршы минеральләштерелгән полоса белән аерылмаган җир кишәрлекләрендә чүп-чар, коры үлән һәм янучан башка материалларны яндырган өчен гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга, вазыйфаи затларга 15 меңнән 25 мең сумга, юридик затларга 150 меңнән 250 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Моннан тыш, янгын нәтиҗәсендә урман фондына зыян китергән өчен РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы да карала.

Илир Муллагулов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев