Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Урман — тиңсез хәзинә!

Урманнар безгә күп файда китерә.

Җиләк-җимеш, гөмбә җыябыз, урманнан мунчага пиннек, утын әзерлибез. Агачлар сулаган һаваны чистарталар. Шуңа күрә урманнарны сакларга һәм тагын да күбрәк агачлар утыртырга кирәк.

17 сентябрь — «Урманчылар көне» уңаеннан без урманга сәяхәткә бардык. Анда табигать бик матур, агачлар алтын төстә, урман тып-тын. Безгә Алсу Миңнулловна уздырган «Экологик викторина» бик ошады. Викторинада туган як табигатебез турында бик күп белемнәр алдык, агачлар турында сөйләштек, уеннар уйнадык. Табигатьтә бик күңелле һәм файдалы ял итеп кайттык. 

Элина Уразаева
Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең 
«Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев