Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш прокуратурасы хәбәр итә

Яңа канун.

Банклар үз клиентларының үлеме турында Федераль салым хезмәтеннән бик тиз беләчәк.

 

Салым инспекциясе һәм ЗАГС органнары белән онлайн режимда мәгълүмат алмашу тәртибе кертелде. Федераль салым хезмәте кешенең үлеме турында хәбәр алгач, аны салым хисабыннан төшерәчәк һәм ике көн эчендә мәгълүматны банкларга тапшырачак.

Шуннан соң банклар үлгән кешенең картасында, счетында һәм кертемнәрендә акча белән бәйле операцияләрне
туктатырга яки тыярга бурычлы. Үлгән кешенең варислары аның бу акчасы белән алты айдан соң гына идарә итә алачак. Васыятьнамәсе һәм башка боерыклары калган булса, искәрмә кертелә.

Тулысынча бу хакта «Актаныш таңнары» газетасының 14 июль санын укып хәбәрдар булаласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев