Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актанышта яшәүче ветераннарга кулланучы хокуклары аңлатылды

Татарстан Республикасының этил спирты, алкогольле продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Актанышта җирле ветераннар оешмасында өлкәннәр арасында кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча уку үткәрде.

  Очрашу барышында Татарстанда  кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче дәүләт структураларының эшчәнлеге, аның узган гасырның утызынчы елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр тарихы турында таныштырылды. Сыйфатсыз товар сатып алганда җитешсезлекләрен төзәтү, товарны кире кайтару, бәясен төшерү, яисә сатып алучыга килгән зыянны каплау тәртибе, вакытлары турында аңлатылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев