Авылдашыннан килгән хәбәргә ышанып, 33 мең сум акчасын югалткан
Кеше һәм закон

Авылдашыннан килгән хәбәргә ышанып, 33 мең сум акчасын югалткан

Актаныш районында мошенникларның татар телендә аралашып, кешеләрне алдау очрагы теркәлде. Бу вакыйга мошенникларның ышанычка керү өчен төрле ысуллар куллануын тагын бер кат күрсәтә.

Чит кешеләр ир-атның социаль челтәрдәге аккаунтына кергән

 29 август көнне Иске Кормаш авылында яшәүче, 1974 елгы ир-атка танышлары шалтыратып, чыннан да аларга акча күчерүне сорап мөрәҗәгать итү-итмәвен ачыклый. Әңгәмә барышында ир-атка социаль челтәрләр аша аның исеменнән бурычка акча сорап хатлар җибәрелүе турында хәбәр итәләр.

Мөрәҗәгать итүченең кем булуын ничек тикшерергә?Ир-ат үзенең аккаунтын ачып карагач, чыннан да аның исеменнән күп кенә кешеләргә акча сорап хәбәрләр таратылуын ачыклый. Хатлар арасында авылдашы — 1970 елгы хатын-кыз белән алып барылган сөйләшү дә була. Әлеге хатын-кыз акча күчерергә ризалык биргән икән.

Ир-ат шунда ук авылдашына шалтыратып, акча күчермәскә кирәклеген кисәтә. Әмма ул вакытка хатын-кыз мошенникларга 33 мең сум акчасын күчереп өлгергән була.

Хәбәрнең татар телендә булуы шикне киметкән

Әлеге очракта тагын бер мөһим деталь бар: мошенниклар ир-атның аккаунтын ватып кереп, аның исеменнән хәбәрләрне саф татар телендә җибәргәннәр, сөйләшү татарча алып барылган. Игътибар белән укыганда, хәбәрләрнең тәрҗемә программасы ярдәмендә әзерләнүен аңларга мөмкин. Әмма туган телдә мөрәҗәгать иткән авылдашына ярдәм итәргә теләгән хатын-кыз мошенникларның нәкъ менә татар телендә аралашуына шикләнмәгән.

Мөрәҗәгать итүченең кем булуын ничек тикшерергә?

Шуңа күрә белгечләрнең киңәшен тагын бер кат искә төшерү урынлы: таныш кешедән  хәбәр килсә дә, ышанырга, акча күчерергә ашыкмагыз. Башта мөрәҗәгать итүченең чыннан да шул кеше булуына инаныгыз. Моның өчен телефон аша шалтыратып яки башка ышанычлы элемтә чарасы ярдәмендә элемтәгә чыгып, акча сорау үтенечен үзе җибәргәнме-юкмы икәнен ачыклагыз.

Бүгенге көндә мошенникларның мөмкинлекләре тагы да киңәйде. Танышларыгыз исеменнән акча сораган язу гына түгел, аудио һәм видеоязмалар да килергә мөмкин. Алар кешенең тавыш үрнәген, фотографияләрен кулланып, дипфейк технологияләре ярдәмендә ясалырга мөмкин.

Шуңа күрә нинди генә хәбәр, аудио яки видеомөрәҗәгать алсагыз да, акча күчергәнче мәгълүматны берничә чыганак аша тикшерегез. Берничә минутлык саклык сезне зур финанс югалтуларыннан коткарырга мөмкин.

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге тарафыннан тикшерү алып барыла.

 


Нет комментариев