Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җиңел генә акчалы буласылары килгән

Бу егетләрнең ниндидер әшәкелек эшләвенә һич ышанасы килми

Карап торуга чип-чибәр, сау-сәламәт бу егетләрнең ниндидер әшәкелек эшләвенә һич ышанасы килми. Күз карашлары да алай явызларча түгел. Тик хакыйкать гел киресен раслый шул.

Баксаң, әлеге карашлар астына  астыртын мәкер, явызлык яшеренгән икән. Раил белән Саматның (барлык исемнәр дә үзгәртелде) бик тиз генә, җиңел юл белән байыйсылары килгән. Тик алар бу гамәлләренең ахыры суд каршына басу һәм ике елга ирекләреннән мәхрүм ителү белән тәмамланыр дип башларына да китермәгәннәрдер.

Сер түгел, спиртлы эчемлек авызга кергәч, кеше батыраеп китә. Үзен дөньядагы иң көчле кеше итеп хис итә. Раил белән Самат та авызларына хәмер алгач, кыюланалар. Кибеттән чыгып барганда, Раилнең иңсәсенә ялгыш кагылып киткән Айрат аларның күзенә җен булып күренә. Ничек инде ул 23 яшьлек абыйсына тия алган? Тиз арада аны акылына утыртырга кирәк дип уйлый ир. Балигъ булмаган яшүсмерне урамга чакырып чыгаралар. Раил Айратка ни өчен аның иңсәсенә тиеп китүен сорый, шунда ук гафу үтенмәдең, дип бәйләнә башлый. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк дип акыл сата. Айрат гафу үтенә. Тик Раил аны кабул итми. Кибет каршында кешенең күп йөрүе, кызмача ирне кулын уйнатудан  тыелып калырга мәҗбүр итә. Ул сөйләшүне саклык банкы артындагы тыныч урында дәвам итәргә тәкъдим итә. Җыйнаулашып шунда юл тоталар.

Раил белән Самат биредә Айратка үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында бик озак лекция укыйлар. Шунда Раил Айраттан гаебен юар өчен 5 мең сум акча бирүен таләп итә. Айрат каршы килгәч, йодрыгы белән берничә тапкыр егетнең йөзенә суга. Айрат җиргә егыла. Самат та, иптәшенә кушылып, Айратны кыйный башлый. Аның бәхетенә, бу вакытта район прокуроры эштән кайтырга чыккан була. Әлеге егетләрнең Айратны кыйнавын күреп, яннарына килә. Шул рәвешле, Айрат әлеге вәхшиләрдән котыла.

Реклама

Раил белән Саматка карата җинаять эше ачыла. Март башында булган суд утырышында алар икесе дә гаепләрен өлешчә таныйлар. Зыян күрүче һәм шаһитләрнең күрсәтмәләре нигезендә, аларның гаепләре тулысынча раслана. Россия  Федерациясе  Җинаятьләр Кодексының 163 маддәсе 2 кисәгенең “а” һәм “в” пунктлары буенча аларны  ике елга ирекләреннән мәхрүм  итү  турында суд карары чыгарыла.   23 һәм 20 яшьлек бу егетләрнең кулларына богау кигерелә.

Җиңел генә акчалы буласы килгән бу егетләр кылган  гамәлләренең ахыры шушылай тәмамланасын уйламаганнардыр шул. Югыйсә, бу адымга барганчы, алар әти-әниләре, туганнары, Раилнең тормыш иптәше, нәни баласы хакында уйларлар иде.  Бер уйламыйча кылган гамәле аркасында Раил сабыеның тәпи китүен күрми калачак. Нарасые да ике ел әти назыннан мәхрүм булачак. Самат та һөнәр үзләштерәсе урынга, ике елын рәшәткә артында үткәрәчәк.

Боларны кемнедер фаш итү өчен түгел, ә башкаларга да сабак булсын иде, дигән нияттән язабыз. Чөнки яшүсмерләр арасында төркемнәргә берләшеп, көчсезләрне кыерсыту очраклары әледән-әле булып тора. Һәркемгә газиз баласы кадерле. Беребезнең дә үз баласын начар итеп күрәсе дә, кемнәндер кыерсыттырасы да килми.  Кылган һәр гамәл өчен җавап бирергә кирәклеген онытмасак иде.

Әлеге егетләргә чыгарылган суд карары закон көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев