Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ХОКУК САГЫНДА:Машина руленә утыртмагач, ир хатынына бензин сибеп, ут төрткән

Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә яшәүче ир-ат исерек килеш машина руленә утырмакчы була.

                             Аны хатыны туктата. Ярсынган ир хатынына бензин сибә һәм ут төртә. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

                             Ведомство белешмәсе буенча, хатын ялкынны кар белән сүндергән. Хәзер ул хастаханәдә ята. Аның тәненең 80 проценты пешкән. Табиблар бу хатынның гомерен саклап калу өчен көрәшә.

                             Хатынына ут төртүче 41 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

                     Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев