Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Суд залыннан: «Нинди мәрхәмәтлелек сорыйсың? Улымнан ике аягы кына калды...»

Су ташый торган машина йөртүчесе 7 яшьлек малайны бәрдереп үтерде. Баланың әти-әнисе машина йөртүчесе тормозга басып өлгерергә җитешкән булыр иде, дип ышана. Киров районы суды залыннан репортаж.

Казанның Киров районы судында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте буенча процесс 22 февраль көнне башланып китте. Җинаять эшен карау бер сәгатькә якын башлана алмый торды: судка хөкем ителүченең адвокаты килүен көттеләр. Суд башланганчы малайның әти-әнисе һәм баланың үлемендә гаепләнүче су ташучы машина йөртүчесе Илдар Саттаров коридорда бер-берсе белән янәшә диярлек - бер-ие метр ераклыкта утырып торды. 

Фаҗига узган елның ноябрендә Можайский урамы һәм Горький шоссесы чатында булды. Светофорның яшел утына юлны аркылы чыккан вакытта 7 яшьлек малайны «КамАЗ» машинасы бәрдерә. Алган җәрәхәтләрдән бала шунда ук үлә.


Һәлакәт мизгеле видеокүзәтү камераларына эләгә. Су ташучы машинаның уңга борылуы, җәяүлеләр чыга торган юлга керүе һәм малайны бәрдерүе күренә. Фаҗига баланың әнисе күз алдында - ананың улын мәктәпкә озатып барган чагында була.

Казанның Киров районы суды машина йөртүчене өч ай элек өй арестына җибәргән иде. Ул, саксызлык аркасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үтерүдә гаепләнә.

«Намусыгыз бармы? Улымнан ике аягы гына калды!»
Суд башланганчы Илдар Саттаровның адвокаты һәлак булган малайның әти-әнисенә эшне аерым тәртиптә карау турында килешергә тәкъдим итте. Аерым тәртиптә каралу каза күргән һәм гаепләнүче яклар килешкән очракта гына мөмкин. Гаепләнүче якның гаепләре тикшерелми, ул гаебен таный һәм нинди җәза бирелсә дә ризалаша, кабат мәхкәмәгә бирә алмый дигән сүз. Бу тәкъдим кабул ителгән очракта, ата-ана юл-транспорт һәлакәтенә гаепле кешегә минималь җәза бирсә дә, килешәчәк булып чыга. Тәкъдимне ишетүгә баланың ата-анасы кабынып китте, җәнҗал купты.

«Синең намусың кайда? Хатының кайда? Ул хатын-кыз буларак мине аңларга тиеш. Минем баламнан, минем иң кадерле кешемнән берни дә калмады, бары тик ике аягы гына калды! Ә син нинди мәрхәмәтлелек сорыйсың?» — дип ачаргаланды малайның әнисе.



Малайның ата-анасы фикеренчә, машина йөртүче фаҗигане булдырмый кала алган булыр иде. Аңа бары тик игътибарлырак булырга һәм һәм вакытында тормозга басарга гына кирәк булган дип саный алар.

«Ул һәрхәлдә җәяүлеләр юлына якынлашканда нәрсә булырга мөмкин икәнлеген күзаллый ала иде. Юлның икенче ягыннан да кешеләр килә иде, димәк, ул аларны да азган гына бәрмәгән булып чыга», — диде һәлак булган малайның әтисе.



Килешү һәм эшне аерым тәртиптә карап тикшерүгә ризалашу турында сүз дә була алмый, дип белдерде ата-ана катгый рәвештә.

 «Ул зур машина белән идарә иткән. Ул юлга ике генә күз белән түгел, ә егерме күзе белән карарга тиеш иде», — дип өстәде баланың атасы.

Баланың үлемен кредит хисабына компенсацияләргә
Һәлак булган малайның әнисе бөтен суд буена күз яшьләрен тыя алмады. Прокурор гаепләү карары игълан иткән вакытта, баланың машина тәгәрмәчләренә эләккәч алган җәрәхәтләрен санаганда елап ук җибәрде. Исемлек бик озын — җитди имгәнүләр, сөякләре сыну, эчке органнары өзелүләр.

«Безнең белән элемтәгә керергә һәм гафу сорарга өч ай вакыт бар иде, ләкин безгә аннан бернинди дә ярдәм булмады, ул хәтта шалтыратмады да», — диде малайның әтисе судтан соң.


Гаепләнүче үзе фаҗига булыр алдыннан баланы күрмичә калуы турында әйтә. Барысы да санаулы секундлар эчендә килеп чыккан. Аны башка автомобиль йөртүчеләре туктата, ул машинадан чыгуга шок хәлендә калган.

«40 ел машина йөртәм, беркайчан да юл-транспорт һәлакәтенә эләккән булмады. Күрмәдем мин ул вакытта малайны. Әлбәттә, әгәр мин аны күргән булсам, шунда ук туктаган булыр идем. Бала күренми торган зонага эләккән», — дип аңлата бу хәлне водовоз йөртүчесе. 


Суд вакытында хөкем ителүченең адвокаты Илдар Саттаровка яшәгән урыныннан китмәү турындагы чик кую чарасын йомшартуны үтенде. Яклаучы сүзләренчә, мондый карар банктан кредит алып, бу акчаларны ата-анага мораль зыян өчен компенсация сыйфатында түли алсын өчен кирәк. Ул хөкем ителүченең үз гаебен тулысынча тануын һәм үкенүен билгеләп үтте, шуңа бәйле рәвештә судтан эшне аерым тәртиптә карауны сорады. 


«Гаепләнүче үз гаебен төзәтү өчен кредит алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Аны өй арестында тоту өчен бернинди сәбәп юк. Саттаров беркайчан да җинаять җаваплылыгына тартылмаган, ул гаепләнә торган җинаять уртача авырлыктагы категориядә санала. Моннан тыш, ул качарга мөмкин дип уйлау өчен бернинди нигез юк», — дип мөрәҗәгать итте судка Саттаровның адвокаты.

Суд карарны рекордлы кыска вакыт эчендә кабул итте — Саттаровны өй арестында калдырдылар, анда ул тагын өч ай уздырачак, эш гомуми тәртиптә каралачак. Киләсе суд утырышында суд малайның әти-әнисеннән сорау алыр дип көтелә. Әгәр машина йөртүчесенең гаебе исбатланса, аңа җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Елена Сәлахова

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев