Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Йолдызлары күбрәк булган саен кунакханә яхшыракмы?

Ял итәргә яки командировкага баргач, еш кына кунакханәдә тукталабыз. Биредә берничә көн яшәргә туры килсә дә, кунакханә хезмәтеннән файдаланучы буларак, хокукларыбызны һәм бурычларыбызны беләбезме соң?

Хәзерге заман кунакханәләре һәм отельләрен бәяләүдә төп критерий- аларның ничә йолдызлы булуы. Йолдызлары күбрәк булган саен, кунакханәнең статусы югарырак, димәк, күрсәтелә торган хезмәтләр бәясе дә кыйммәтрәк. Тик күп кенә кунакханәләр чираттагы йолдыз бирелгәч, кулланучы өчен уңайлы шартлар һәм кунакханә хезмәткәрләренең җаваплылыгы артуын оныта.

Закон нигезендә кунакханәләр өчен билгеле бер кагыйдәләр каралган һәм йолдызлар күбрәк булган саен, әлеге кунакханәдә кагыйдәләрнең күбесе үтәлергә тиеш. Шуңа күрә, кунакханәләр хезмәтеннән файдаланучы гражданнар бүген үз хокукларын белергә һәм аларны вакытында яклый белергә тиеш.

Күпләр исәп-хисап эшенең дөрес булмавына шик белдерә. Икенчеләр алдан урын алып кую, ягъни броньлаганда шартлар үтәлмәүдән зарлана. 

Бу өлкәдә кулланучылар һәм башкаручылар арасында барлыкка килә торган хокукый мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба —Закон) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1853 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре аша җайга салына. 

Кагыйдәләрнең 8нче пункты нигезендә, башкаручы кулланучыга кунакханәгә керү янында урнашкан элмә тактада яки кунакханә бинасында юридик затның исеме, эшчәнлек алып бару урынының адресы, эш режимы турында мәгълүматны, шулай ук дәүләт теркәвенә алу турында белешмәләрне һәм теркәлгән органның исемен җиткерергә тиеш.

Моннан тыш, башкаручы кулланучыга үзе күрсәткән хезмәтләр турында мәгълүматны әйтергә яки элмә тактада язган булырга тиеш, кагыйдәләрнең 9 пунктында каралган мәгълүматларның, шулай ук әлеге кагыйдәләрнең булуы мәҗбүри.

Кунакханә хезмәтләре башкаручы тарафыннан язма рәвештә төзелә торган килешү нигезендә күрсәтелә (Кагыйдәләрнең 12 пункты). Килешүдә башкаручының исеме, заказчының исеме, фамилиясе, атасының исеме, кунакханәнең төре, категориясе һәм адресы, номерның категориясе һәм бәясе, кунакханәдә яшәү вакыты, керү вакыты һәм чыгу вакыты (хисап сәгате), башка кирәкле белешмәләр (башкаручының теләге буенча) булырга тиеш.

Кагыйдәләрнең 16 пункты нигезендә башкаручы кунакханәдә гарантияле һәм гарантияле булмаган броньлауны кулланырга хокуклы. Башкаручы, гаризада күрсәтелгән даталарда гариза таләпләренә туры килә торган ирекле номерлар булмаса, шартнамә төзүдән баш тартырга хокуклы.

Кулланучыны урнаштыру, кулланучы тарафыннан шәхесен таныклаучы документ (паспорт, туу турында таныклык һ. б.) күрсәтелгән очракта гамәлгә ашырыла.

Башкаручы кунакханәгә килүче һәм кунакханәдән китүче кулланучыларга тәүлек буе хезмәт күрсәтүне тәэмин итә. Кулланучы кунакханәгә керү һәм кунакханәдән чыгу, җирле үзенчәлекләрне һәм эшчәнлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, башкаручы тарафыннан билгеләнә торган килү һәм чыгу вакытын (исәп-хисап сәгатен) исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

Башкаручы кулланучы ризалыгыннан башка номер (номердагы урыннар) бәясенә керми торган башка түләүле хезмәтләр күрсәтергә хокуклы түгел.

Кагыйдәләрнең 25 пункты нигезендә, башкаручы кулланучы үтенече буенча, өстәмә түләүсез түбәндәге хезмәт төрләрен тәэмин итәргә бурычлы:

а) ашыгыч ярдәм чакыру;

б) медицина даруханәсеннән файдалану;

в) кулланучыга адресланган корреспонденция номерына аны алу буенча китерү;

г) билгеле бер вакытта йокыдан уяту;

д) кайнар су бирү;

е) башкаручы теләге буенча башка хезмәтләр.

Шуны истә тотарга кирәк, кагыйдәләрнең 32 маддәсе һәм 30 пункты нигезендә заказ бирүче (кулланучы), башкаручыга фактта тотылган чыгымнарны түләү шарты белән, шартнамәне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы.

Кулланучылар хокуклары турында һөнәри консультацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайнар линия телефонына шалтыратып алырга була. Телефон номеры: 71-43-03.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев