Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Алдагы атнага йолдызнамә

30 август – 5 сентябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Соңгы вакытта сез шактый эшләдегез. Ял итәргә дә вакыт. Табигатькә, дачага, кыскасы, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Шәхси тормышыгызда да үзгәрешләр сизелә.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Башкарган эшегез өчен, ниһаять, лаеклы бәясен дә алырсыз. Бәлки, җитәкчегездән мактау булыр ул, йә акча. Кайбер Үгезбозаулар сөйгән ярлары белән аңлаша алмый. Борчылмагыз, бу да уза.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бар нәрсә дә план буенча гына бармаска мөмкин. Шуңа күрә, вакыйгаларны үз агымы буенча җибәреп, күзәтәсе генә кала. Уңыш озак көттермәс! Бала-чагагызга карата ягымлырак һәм сабыррак булу сорала.

Кысла (22.06 – 22.07) Эш урынында бар да ал да гөл. Әмма өйдәгеләр белән генә хәлләр алай яхшы түгел. Сезне аңламыйлар, сез аларны аңламыйсыз. Атна азагына бу киеренкелек кимер дип ышанасы килә. Йолдызлар читтән килгән тәкъдимнәргә сак карарга куша.

Арыслан (23.07 – 23.08) Кулыгыздан бернинди эш тә килмәс кебек тоеламы? Борчылмагыз! Бу катлаулы чорны сабыр гына узарга кирәк. Бу атнада дуслар белән очрашу, рәхәт ял көтелә.

Кыз (24.08 – 22.09) Тормышыгызда җитди үзгәрешләр көтелә. Бу йә эш урынын алмаштыру, йә гаилә коруга бәйле. Үзгәрешләрдән курыкмагыз! Җитәкче урыннарны биләгән Кызларга хезмәттәшләре белән ягымлырак булырга сорала.

Реклама

Үлчәү (23.09 – 23.10) Якын арада сезнең даирәдәге кешеләр канәгатьсезлек кичерәчәк. Барысын да күңелегезгә якын алмагыз. Начар яңалыклар артыннан шатлык белән сугарылганнары да киләчәк. Өмет итик.

Чаян (24.10 – 22.11) Алда катлаулы чор көтә. Җитәкчеләр тарафыннан шелтә алу, гаиләдә аңлашылмаучанлык, дуслар рәнҗеше… Тын алып, тирә-юньдәгеләр белән аралашуны киметеп торасыз әллә?

Укчы (23.11 – 21.12) Бу атнада туган-тумачаларыгыз тынгы бирмәс. Үзегезне кулда тотып, сабырлыкны учка җыярга туры килер. Эштә тотрыклылык, буш вакытыгыз да күбәеп китмәгәе.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Ял итү өчен иң кулай вакыт. Шуңа да эштән ял сорарга оялмагыз. Эш сөйгән Кәҗәмөгезләргә исә хезмәт урынында калырга туры килер. Кәефегезне яхшы хезмәттәшләрегез күтәреп торыр.

Сукояр (21.01. – 19.02) Хезмәт баскычы өскә таба үрмәли. Моңа өстәп җаваплылык та, эш тә артачак. Күбрәк елмаегыз, низагларга кермәгез һәм барысы да яхшы булыр!

Балык (20.02 – 20.03) Йолдызлар акчаны сак тотарга куша. «Кара көн»гә акча җыя башларга вакыт. Начар гадәтләрдән котылу өчен менә дигән чор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев