Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кышын аяк тырнакларын гель лак белән буяу зыянлы

Кышын аякларыбызга аеруча кыенга туры килә. Аз гына туңдымы – авырачагыңны көт тә тор!

Салкында өшемим дип аякка җылырак киенсәң, анда микроблар, гөмбәчекләр үрчергә мөмкин, дип куркыталар. Профессиональ маникюр һәм педикюр остасы, подолог Лилия Ариткулова, бу исемлекне дәвам итеп, гүзәл затлар колагына тагын бер кисәтү ирештерде. “Кышын аяк тырнакларын гель лак белән буярга ярамый”, — ди ул.

— Гель лак белән буяганда тырнак пластинасында каты материалдан торган тагын бер катлам барлыкка килә. Бу тырнакка булган басымны арттыра. Кыш көне сәгатьләр буе ябык, җылы аяк киеменнән йөрүебез аркасында аяк бармакларыбыз уңайсызлык кичерә. Бу исә тырнакларга басымны тагын да арттыра. Шул рәвешле тырнак тән тиресенә кереп үсә башлый. Шуңа өстәп әле аяклар тирләгән дә булса, тырнакта гөмбәчек пәйда булуы да ихтимал”.

— Гөмбәчек дигәннән, моңа аерым тукталыйк әле. Аны нинди билгеләр буенча танырга мөмкин?

— Гөмбәчек (онихомикоз) чыгу аркасында зарарланган тырнак “җимерелә”, төсе үзгәрә, тән тиресенә начар ябышып тора башлый. Тырнакка гөмбәчек чыкканда иң элек ул тоныклана, саргая, шома булып, ялтырап тормый башлый. Шул ук вакытта зарарланган тырнак катламнарга аерыла, сынучан, уалучанган әверелә, юкара. Аннан авыр ис килә башлый. Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән белгечкә күренергә кирәк. Гөмбәчекне вакытында дәваламасаң, ул тора-бара калган тырнакларга, тәннең башка өлешләренә дә күчәчәк. Аннары да азынса, гөмбәчек тән тукымаларына ук үтеп керергә мөмкин.

— Гөмбәчек кул кысып күрешкәндә дә йога ала, диләр…

— Көндәлек тормышыбызда бу гөмбәчекләр теләсә-кайда – кешеләрдә, хайваннарда, үсемлекләрдә, хәтта һавада да бар. Алар белән элемтәгә кергәч, 99 процент очракта бу чир йокмаска мөмкин. Ник дигәндә, гөмбәчекне, гадәттә, иммунитеты какшаган, антибиотиклар эчкән, кысып торган аяк киеме кигән кеше йоктыра. Ул нәселдән дә килергә мөмкин. Шуңа күрә бу чирне кул кысып күрешкәндә, җәмәгать урынында, йә булмаса, авыру кеше белән аралашканда йоктырып була дигән фикер белән килешмим. Алда телгә алынган шартлар булмаса, гөмбә спорасы тырнакка эләккән очракта да зыян китерә алмаячак.

— Табибка барганчы, нәрсәләр эшләп өлгерергә кирәк?

— Иң элек гөмбәчекле урынга кигән киемне яхшылап чистартырга кирәк. Юкса, дәвалануның бернинди файдасы булмаячак – гөмбәчек шул ук урында яңадан килеп чыгачак. Моның 

өчен гөмбәчекле киемне югары температуралы суда (60°Cтан югарырак) юдырып, үтүкләргә, аяк киемен – махсус дезинфекция чаралары ярдәмендә эшкәртергә кирәк.

— Тырнактагы гөмбәчекне халык медицинасы ярдәмендә дә дәвалап буламы?

— Гөмбәчекне кеше киңәше, интернетта, телевизордагы рекламада өйрәтелгәннәргә генә таянып дәваларга тырышу – зур хата. Халык медицинасына таяну да – бушка вакыт уздыру гына. Суган, сарымсак, серкә, дару үләннәре белән генә гөмбәчекне бетереп булмый. Тырнактагы гөмбәчек – яңа чир түгел. Аны дәвалау, җиңү ысуллары билгеле. Аппарат ярдәмендә чистартып, махсус дарулар, мазьлар кулланып, гигиена таләпләрен үтәгән очракта гөмбәчектән тиз арада котылырга мөмкин.

— Тырнакка гөмбәчек чыкмасын дисәң, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

 

Реклама

— Аяк, тырнакларның торышын һәрчак контрольдә тоту зарур. Алар чиста һәм коры булырга тиеш. Аяк киемен дә даими чистартып, киптереп, дезинфекция ясап торырга кирәк. Аягы тирләүдән интеккән кешегә махсус корыту чаралары, антиперспирантлар кулланырга киңәш итәр идем. Бассейн, сауна, чишенү бүлмәләрендә яланаяк йөрергә ярамый. Андый урыннарда башы ябык резин шлепанцы киюдән дә яхшысы юк. Чит кешенең аяк киемен кию, сөлгесен, шәхси гигиена әйберләрен куллану да тыела.

 

Аяк тырнакларын йорт шартларында дөрес тәрбияләү бик күп чирләрне кисәтә, ди Лилия Ариткулова:

1. Аяк тырнакларын, кырыйларын түгәрәкләмичә, турыга гына кисегез. Бу тырнакның тәнгә кереп үсүен кисәтә.

2. Аяк тырнакларын вакытында кисәргә кирәк. Артык озын тырнак – бер яктан, ямьсез һәм пычрак. Икенчедән, аяк киеме астында басылып йөргән озын тырнак өстендә тигезсез, дулкынлы урыннар пәйда булачак.

3. Тырнак кырыендагы ярыны (кутикула) кисү белән мавыкмагыз. Ул саклагыч вазыйфа башкара.

4. Аяктагы гел лакны үзлегегездән генә салдырырга тырышмагыз. Аны ацетон белән җебетеп, тырнак игәве белән кырып бетерергә маташучылар да очрый. Әмма ацетон ярдәмендә тән тиресен пешерүегез ихтимал. Тырнак игәве исә аның саклагыч элпәсен җимерә, тырнак кырыендагы ярыны, тән тиресен боза.

5. Аяклар да даими рәвештә дымландырып торуга мохтаҗ! Кремнар сөртеп торырга онытмагыз.

6. Педикюр ясаган саен коралларны дезинцфенкцияләргә дә онытмагыз. “Аларны үзем генә кулланам бит!”, — дип тынычланырга ярамый.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/12/41335/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев