Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Диверсия-террорчылык актларын булдырмауга үз өлешебезне кертик

Махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле рәвештә сәнәгать, ягулык-энергетика комплекслары, шулай ук республиканың транспорт инфраструктурасы объектларында диверсия-террорчылык актлары ясау куркынычы арта.

Әлеге куркынычларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан халыкка аңлату эшләре башкаруны сорап, Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесенең күрсәтмәсе килде.

Әлеге күрсәтмәнең эчтәлеге белән Актаныш районы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Люция Корбанова таныштырды.

Хокук саклау органнарыннан килгән мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта диверсияләр ясарга ниятләгән кешеләр законсыз гамәлләр башкару өчен халык күпләп яшәгән районнардан ерак һәм урман массивлары тирәсендә булган урыннарны сайларга мөмкин.
Диверсия ясарга җыенган затлар җирлекне, һөҗүм итәргә мөмкин объектларының эш режимын һәм эшләвен өйрәнү максатларында авыл җирлекләрендә кыска вакытлы срокка, шәхси документлар күрсәтмичә генә, торак арендалау механизмын кулланырга мөмкин. Шулай ук техник күзәтү чараларын (агачларда, ясалма терәкләрдә фото, — видеокамералар һ.б.) урнаштыру юлы белән күзәтү пунктлары ясап файдалану мөмкинлеге бар.

 Югарыда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә шикле затларга, аерым алганда, башка төбәкләрдән яңа килгән һәм югарыда күрсәтелгән объектларны саклау һәм аларга керү тәртибе белән кызыксынучы, аларның фото һәм видеофиксациясен гамәлгә ашыручы кешеләргә карата уяулыкны арттыру мөһим.

Авыл җирлекләрендәге кибет сатучылары шикле затларны ачыклау максатыннан озак саклана торган азык-төлек, савыт-саба, кием, төзелеш һәм башка материаллар һәм инструментлар сатып алучы чит кешеләрнең барлыкка килүенә аерым игътибар бирүләре сорала.  

Моннан тыш, критик инфраструктура объектлары тирәсендәге урман массивы участокларын өстәмә контрольдә тоту, авыл җирлекләре территориясендәге урман массивларында чит-ят кешеләрне табуда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, авыл җирлекләрендә яшәүче урманчылык хуҗалыгы белгечләре дә авыл җирлеге башлыклары белән тыгыз хезмәттәшлектә булырга тиеш. 

Авыл җирлекләре территориясен даими контрольдә тоту, шикле затлар ачыкланган очракта, шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итү шулай ук авыл җирлеге башлыклары өстендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев