Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә:Актанышның матурлыгы!

Яшь сәләтле райондашыбыз - Аяз Батыров, 12 яшь. Актанышның икенче урта мәктәбендә белем ала. Чираттагы конкурсантыбызның шигъри гөлләмәсен тәкъдим итәбез, дуслар!

Туган якның матурлыгын, 
Шигырьләргә язганнар,
Ә аннары моңга чорнап ,
Матур  көйгә салганнар.

Һәр төбәкнең үз кыз-уллары бар, 
Дан җырлыйлар туган ягына,
 Актанышым - туган җирем минем, 
Матуррак барыбер барыннан!

Агыйдел буена кайткан
Күрдем мин аккошларны, 
Сокланып кына күзәттем
Ак таныш, ак дусларны. 

Чишмәләрнең суын эчтем,
Тәмле, телең йотмалы. 
Инеш буенда гүзәллек, 
Ул камышы, ул талы. 

Урманнары, болыннары, 
Хәйран калдым тагын да, 
Яратам Актанышымның
Яңгырын да, карын да. 

Ак күлмәген салып куйды, 
Гөрләвекләр көлешә,
Ел фасылының һәммәсе дә
Актанышыма килешә.

 

Актанышым –ак илем


Актанышым –ак илем!

Гөлләргә тиңләр җирем!

Туган ягым, торган җирем – 

Йөрәккә якын илем!


Сандугачтан илһам ала, 

Җырчыларың, беләбез.

Аккошларның матурлыгын

Рәсемнәрдә күрәбез!


Агыйделле  Актанышым,

Матурлыкны яшәтә.

Челтерәп аккан чишмәләрең,

Күңелләрне яшәртә!


Көн дә сайрасын сандугач,

Алланып атсын таңнар.

Илһам алып матурлыктан,

Яңа җырлар яңгырар!

Аязны хуплап, сайттагы "Бәйгеләр, конкурслар" рубрикасына кереп тавыш бирегез, сылтама монда!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев