Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Без бу жирне җыр итергә тудык: Тукай районыннан килгән сорнайчы, гармунчы һәм җырчы

Районыбызда гармун моңнарын гына түгел, йөрәк моңнарын да тараткан «Авылда гармун моңы» исеме астында зур фестиваль кысаларында нинди генә хикмәтле шәхесләрне очрату насыйп булмады?!

Аларның һәркайсы белән аралашып, гамьле итеп әңгәмәләр корырга тырыштык. Менә Чөгәнә урамнарын җыр-моңга чорнап кайтып килгән мәлдә зәңгәр күл буендагы ярда шәп трио абзыйлары белән күрештек. 

— Сыбызгыларны үзем ясыйм. Аны бер 10 ясысыйсың да, бары тик берсе генә сызгыра, көй чыгара торган була инде. Курайлар ясыйбыз, гармуннар ремонтлыйбыз. Без үзебез дан-шөһрәтле Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан килдек сезнең бәйрәмгә. Болай гына әйтсәк: без чын-чыннан татар җырының мэтры булган Илһам абый Шакировның туган бишеге булган авылдан. Менә бирегә үзебезнең гаилә ансамбле белән килдек. Үземнең энекәшем, тормыш иптәшем белән катнашам — җыр-моң безнең өчен гомер-гомергә аерылгысыз юлдаш!
Энем гармунда бик күңелле итеп уйный, менә монда чордашлар белән очрашулар насыйп булды, фестиваль күптәнге дусларны күрештерә бит, ди III Төбакара гармунчылар фестивалендә катнашучы, Тукай районының Яңа Бүләк мәдәният йорты җитәкчесе Нәзир Гыймазетдинов. 


Сорнайда Нәзир ага үзе уйнаса, энекәше Назыйм абый — гармунда өздерә, ул уйнаганда күрекләр артыннан күзләр йөгерә генә, көйләр бер-бер артлы агыла гына! Нәзир абыйның хәләл җефете — Дилбәр ханым җырлавы — сандугачлар тавышына тиң!

Кеше рухына, күңеленә иң уңай тәэсир иткәне — моң, җыр, музыка. Шуңа күрә дә гомер-гомергә гармун һәм башка төр халыкчан уен кораллары кешенең юлдашы, сердәше булып санала. Алга таба да мондый гаилә ансамбльләре вә триолары Актаныш районында, республиканың иҗат балкышы күгендә ешрак кабынып, мондый җыеннарда балкып кына торсыннар иде.

Автор фотосурәтләре һәм видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев