Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

“Әссәләмү галәйкүм!”

Җомга мөбарәк булсын! Мөселманнар шулай сәлам бирә: “Әссәләмү галәйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү”. (“Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!”)

 

 


Сәламне кайтарганда исә мөселманнар “Вәгаләйкүм сәлам, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү” ди. Ягъни “Сиңа да Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!” - дип җавап кайтара.

Сәлам бирү әдәбе белән бәйле кайбер хәдисләрне карап үтик.
"Кечерәк яшьтәге олырак кешегә, җәяү барган утырып торганга, кечерәк төркем зуррак төркемгә сәлам бирә". (Сахих Бохари, 6231).

“Аллаһы Тәгаләгә (рәхмәтенә, гафу итүенә) иң якын кеше ул сәламне беренче булып биргәне”. (Сүнән Әбү Дауд, 5197).

“Ике мөселман очрашып, кул бирешеп исәнләшсәләр, һәм Аллаһы Тәгаләгә мактау әйтеп, Аннан гафу сорасалар, аларның (гөнаһлары) гафу ителәчәк”. (Сүнән Әбү Дауд, 5211).

“Китап әһелләре (яһүди һәм насаралар) сезнең белән исәнләшсә, сез аларга "вә галәйкүм" (сезгә дә шул ук булсын) дип җавап бирегез”. (Сахих Бохари, 6258. Сахих Мөслим, 2163).

“Берәр өйгә кергәндә, анда булганнарга сәлам бирегез, чыкканда да анда булганнарга сәлам калдырып китегез”. (Шугабул Иман, 8459).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев