Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Гошер сәдакасын җыйдылар: Аллаһ биргән нигъмәтләргә рәхмәт билгесе

Һәр елны бакча-кырларда уңыш җыеп алынган, баз-подвалларга урнаштырылган чорда — сентябрь-октябрь айларында ислам дине тәгълимәтләрен үз иткән, Ходай Тәгаләнең кушканнарын үтәп яшәгән дин кардәшләребез гошер сәдакасын тапшыра. Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә аны тапшыру фарыз.

Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларны яшелчә-җимеш кебек азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе бара. Шуңа бәйле рәвештә, 23 сентябрьдә, Татарстанда — Гошер сәдакасы көне гамәлләштерелде. Безнең районда бу изге эш бик актив оештырылды. Якташлар дәррәү кушылды.

— Югары Яхшый җирлегендә инде традициягә кереп барган изге эш — гошер сәдакасы җыю оештырылды. Гошер сәдакасы бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән зәкят ягъни өлеш, дигән сүз. Аллаһыбыз сәдака бирүчеләргә ризыкларын тагын да арттырып бирермен дигән. Былтыр бу чарада 58 хуҗалык катнашкан булса, быел аларның саны 74 җитте. Моны җирлектә дингә кайту, мәчетләр ачылу, хәзрәтләрнең дә нәтиҗәле хезмәте, дип карарга кирәктер, дип фикерләре белән уртаклашты «Актаныш-информ» журналистына җирлек башлыгы Илнур Әхәтов. 

Җирлектән барлыгы — 470 кг — бәрәңге, 350кг — кабак,140кг — ташкабак,80кг — кишер,70кг — кызыл чөгендер, 35кг — суган, 25кг — помидор, 22кг — бал, 10 дистә йомырка, шулай ук болгар борычы, сарымсак, баклажан, кыяр, сарымсак, ярма, токмач, тозлы кыяр, салат, кайнатма, чәй, 500 сум акча, бик күп өлкәннәргә яраклы кием-салымнар җыелды. 

Тупланган барлык продукция һәм кием-салымнар районыбызның Пучы картлар йортына илтеп тапшырылган. Пучы картлар йорты директоры Гөлнара Фагыйль кызы Заһертдинова үзенең һәм өлкәннәрнең олы рәхмәтен җиткерде. Әле алда үтәчәк өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан анда тәрбияләнүче картларыбызга бүләк — күчтәнәч булсын иде.

— Күңеле җитеп биргән һәрбер кешегә Аллаһның рәхмәтләре яусын, алдагы елда да уңышлар күп булсын иде, ди Илнур Хираҗетдин улы.


Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, республика мәчетләре гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. 

— Ярдәм иткән барлык якташларны Аллаһы Тәгалә тагын да ныграк зурласын, бу яхшы гамәлләре өчен савапларын кабуллардан кылсын, дип телиләр гошер сәдакасын җыюны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев