Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Ислам нуры тарала: Татар Суыксу мәчетендә Мәүлид кичәсе

Күңелләргә нур иңә.

— Татар Суыксу авылының иман йортында бик күркәм итеп Мәүлид кичәсен үткәрергә җыелдык. Авылдашлар дингә тартыла, Аллаһ Тәгалә гыйбадәтләрне үтәп яшиләр. Мәүлид кичәсе — Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне бит, без аны искә алдык. Абыстайлар, остабикәләребез тематик викторина сораулары әзерләгән иделәр, һәр катнашучыга биремнәр бирделәр, изге догалар кылынды. Бездә менә шундый күңелле, әҗер-саваплы мәҗлес булды. Халык мәчеттә үткән чараларда бик актив катнаша, кичәгә күпләр сый-нигъмәтләр белән килгәннәр. Вәгазь, үгет-нәсыйхат тыңладык, диндәге тәртипләр, Пәйгамбәребез тарихы, сүрәләр һәм аятьләр белән җентекләп танышу мөмкинлеге тудырылды, дип бәян итте «Актаныш-информ» журналистына Татар Суыксу авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәлия Хәмматуллина.

Мәчеткә савыт-сабалар алырга ярдәм иткән Айнур Мәрданов, шулай ук иганәчелек итүче «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдиновка җирлек халкы аеруча рәхмәтле! Милли-мәдәни, дини чараларның башлангычында торучы, оештыручы Гөлнур апа Әюпованың да тырышлыгына сокланып туймаслык. 

— Мондый чаралар авыл халкының бердәмлеген исбат итә, биредә бергәләп очрашабыз, киңәш корабыз. Барлык дин карәшләрне изге Мәүлид бәйрәме белән тәбриклибез, сәламәтлек һәм иминлек телибез, дип билгели Гүзәлия Гыйлемгали кызы.

Татар Суыксу авыл җирлегендә өлкәннәр катнашында ислам дине йолаларына кагылган, халыкка әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный торган чаралар шактый күп оештырыла икән. Без моңа бик сөенәбез. Чараларны оештыручыларга Ходай Тәгалә саулык-сәламәтлек бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев