Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Изге намазлар укыйк, Аллаһ ризалыгына омтылыйк: Март аена актанышлылар өчен намаз вакытлары

Мөхтәрәм газиз дин кардәшләребез, матур традициябезне дәвам итеп ай башында намаз вакытлары белән таныштырабыз сезне ! Сәламәтлек — Аллаһының кешеләргә биргән зур бүләге.

                                              Безгә исә бу байлыкны саклау кирәк. Тәнгә зарар китерә торган (исерткечләр, тәмәке һ. б.) әйберләрдән ерак тору һәрбер мөселманның бурычы.  Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в) «Иртән сау-сәләмәт, имин һәм ризыгы булган хәлдә уянган кеше бөтен дөньяга ия», — дигән.  Хикмәт ияләре, тәнендә сәламәтлек, күңелендә тынычлык, өстәлендә мул ризык булган кеше яшәүдән туймас диләр.

                                              Иң кадерле әйбер ул — саулык. Әйе, сәламәтлек кайчак какшап китә, Аллаһы кешене сынар өчен сырхау-авыру бирә. Без ул очракта хәләл дәвалану юлларын эзләргә тиеш. Әлбәттә иң тәүдә табибка күренү кирәк. Иң яхшы һәм нәтиҗәле дәваларның берсе — Аллаһның шифалы сүзләре, Көръәни Кәримдер. Бик күпләр чиргә дәваны чит илләрдән эзли башлады, ә нәтиҗә алар көткәнчә түгел. Алар бөтен игътибарны заманча дәвалау ысулларына (төрле җайланмалар, кыйбатлы дарулар һ. б.) гына юнәлтте. Бу кешеләр Аллаһыга иман китерү, изге Коръән, Аллаһының зикере һәм догалар белән булган дәвалау ысулларыннан бөтенләй хәбәрсез иде, гәрчә бу нәрсәләр бик күп психик һәм физиологик чирләрдән сакласа да. Авырган очракта да, бу ысулларны куллану тиз һәм уңай нәтиҗәләргә китерә. Моңа дәлил итеп, көчле иманлы мөселманның, гадәттә, психик авыруларга дучар булмавын китерергә була. Аңа җан тынычлыгы һәм күңел көрлеге хас. Авырган очракта да, ул иң элек, Көръәндә һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтендә зикер ителгән дәва ысулларына мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, мөселман кешесе, бөтен дәва ысулларын кулланып, ике дөньяда да Ходайның рәхмәтенә лаек була.  Аллаһыга иман китермәгән кешеләр тормыштагы бөтен нәрсәнең Аның тәкъдире белән булуын аңламый. Шуңа күрә алар үзләрен тулаем Аллаһының ихтыярына тапшыралмый. Нәтиҗәдә, бөтен тормышлары үкенеч, курку, тынычсызлыктан тора. Мондый хәлдә организм вакытыннан элек таушала, тиз картая һәм төрле авыруларга каршы тора алмый башлый. Җан тынычсызлыгы, борчу, куркулар кешенең сәламәтлегенә җимергеч йогынты ясый, нерв чире барлыкка килә.  Пәйгамбәребез (с. г. в) догалары белән өшкерү күпкә нәтиҗәлерәк. Өшкерү сүзләре «Аллаһ» һәм Аның исем сыйфатларыннан торырга тиеш. Шулай ук авыру кешенең колагына азан әйтү дә файдалы. Халык арасында 7 азан булгач 7 бабай булырга тиеш дигән ялгыш фикер йөри. Өшкерү вакытында гадәттә Коръән Кәримне, азанны матур укучы берәү укый, башкалар кулларында Коръән тотып карап бара. 7 урында 7 тапкыр азан әйтә, менә шул инде 7 азан дип атала. 7 тапкыр барыргамы дип соручыларга болай җавап бирелә: табибка бер тапкыр барып сиңа дәвасын дөрес билгеләсә, син бит аңа күп тапкыр бармыйсың, биредә дә бер бару белән сихәтләнгәнеңне сизсәң, 7 тапкыр бару тиешле түгел. Әлбәттә, 40 тапкырга кадәр барырга галимнәр рөхсәт итә, нәтиҗәсе уңай булганчы.  Өшкерү сүзләре әдәби гарәп телендә, тирә-яктагыларга аңлаешлы булырга, алар тыелган һәм исламда тәҗрибә кылынмый торган рәвештә булмаска тиеш. Мәсәлән, пычрак урыннарда һәм каберстанда укырга ярамый. Өшкерүче дә, өшкертүче дә пакь халәттә булырга тиеш. Өшкерүче сихерче, күрәзәче һәм тылсымчы булалмый, аның дин тотучы кеше булуы зарур. Пәйгамбәребез (с. г. в): «Кем күрәзәчегә барып, аннан берәр нәрсә сораса, шуның 40 көн намазы кабул булмас», — диде.

                                               Өшкерү вакытында тыелган билгеләр кулланырга ярамый (фото һ. б.). Гөнаһлар йөрәккә агу кебек тәэсир итә, алардан тәүбә итү йөрәк чиренә китерә торган яман сәбәпләрне бетерә.  Коръән Кәрим аятьләре укып, 7 азан белән өшкерү — ул борын-борыннан килгән дәвалау ысулы. Иминлектә яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев