Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Ураза хакында күркәм хәдисләр

«Аллаһ Тәгалә: “Минем өчен булган уразаны Мин Үзем бүләкләячәкмен”, – дигән». «Уразага бернәрсә дә тиң була алмый».

«Уразада булган кешенең догасы кире кагылмас».
«Ураза тоткан кеше өчен ике шатлыклы мәл бар: беренчесе – авыз ачканда, икенчесе – үз Раббысы каршында уразасы өчен әҗер алганда».
«Ураза Кыямәт көнендә: “Я Аллаһ! Мин аны көн буена азыктан һәм тән теләкләреннән тотып тордым, шуның өчен бүген миңа аны яклашырга рөхсәт бир”, – дип, ураза тоткан кеше өчен шәфәгать кылачак».
«Ураза тоткан кешенең авызыннан чыккан ис Аллаһ Тәгалә каршында хуш исле май (мисек) исеннән дә сөйкемлерәк».

«Ураза – кешене Уттан саклый торган калкан һәм ныклы кальга».
 «Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тоткан кешенең йөзен Аллаһ Тәгалә Җәһәннәм утыннан җитмеш еллык арага ерагайтачак».
«Аллаһ мәрхәмәтенә өмет итеп ураза тоткан кеше шул хәлендә вафат булса, Җәннәткә керер».
«Җәннәттә “әр-Раян” дигән капкалар бар, алар аша ураза тотканнар гына үтә алачак, башка берәү дә үтмәячәк».
«Рамазан ае башлангач, Җәһәннәм капкалары ябыла, Җәннәт капкалары ачыла, шайтаннарга исә богау салына».
«Рамазан аендагы ураза ун айлык уразага тиң».
«Аллаһ Тәгаләгә иман китереп, Аның ярлыкавына өмет итеп ураза тоткан кешенең алдагы һәммә гөнаһлары гафу ителер».
«Һәр ифтар (авыз ачу) мәлендә Аллаһ Тәгалә Уттан азат ителәчәк яңа кешеләрне сайлап ала».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев