Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда ун еллык юбилее уңаеннан хисап концертын тәкъдим итте

Актаныш районында уңышлы эшләп килүче «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле дәүләт статусында эшли башлавының 10 еллыгы уңаеннан Казан тамашачысы алдында еллык хисап концертын тәкъдим итте.

                  "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле- районыбызның гына түгел, республиканың йөзек кашы. Татар халкының бай мирасын Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче газиз милләттәшләребезгә танытучы коллектив быел дәүләт статусында эшли башлавының 10 еллыгын билгеләп узды.

                 16 декабрьдә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган еллык хисап концертында ансамбль дистә еллар дәвамында тамашачыларның ихтирамын яулаган концерт номерларын тәкъдим итте. Кичә, 19 декабрь көнне "Агыйдел" дәүләт ансамбле Казан тамашачысы алдында чыгыш ясады. Бу хакта район башлыгы Ленар Зарипов үзенең телеграмм-каналында хәбәр итә.

 Бүген индде "Агыйдел" янә республика районнарында сәфәрдә. Җырчы-биючеләребез Кайбыч районында чыгыш ясаячак. 29 декабрь көнне артистларыбыз РТС ягындагы филармония залында ике сеанс "Яңа ел тамашасы" да күрсәтергә җыена. Ансамбльнең директоры Лилия Ялалова быелгы кичәне бөтенләй яңа сулыш белән әзерлибез, ди. 2023 елның беренче гастрольләре Лениногорск районындагы "Бәкер" шифаханәсеннән башланып китәчәк. Февраль республикабыз районнары һәм Башкортстанның Уфа шәһәрендә чираттагы концертлар көтелә. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган концерттан фоторепортажны шушы сылтама буенча карагыз- "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иҗат концертыннан безнең фоторепортаж

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев