Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар сәнгать мәктәбенең үз эмблемасы бар

Район сәнгать мәктәбе яңа уку елында шактый яңалыклар белән үз эшчәнлеген дәвам итә. Бу атнада старт бирелгән «Илһам остаханәсе» проекты сәнгать мәктәбенең үз эмблемасы белән ачылды. Эмблеманың авторы- мәктәпнең рәсем сыйныфы укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәров.

Эмблема Актанышның элек-электән килгән татар милли мәдәнияте, сәнгатенең яшь көчләргә күчә баруын ачык чагылдыра. Билгенең уртасында Актанышның данлыклы биючеләр иле икәнлеге күрсәтеп татар милли костюмнарын кигән укучы кыз һәм егет бизи.  Арткы фонда- күрекләре киң итеп ачылган гармун, фортепиано клавишалары, кыллы уен кораллары.

- Үзебезнең сәнгать мәктәбе бүлекләренең барысын да символлар белән эмблемабызда күрсәтеп чыктым. Берсен дә мәхрүм итмәскә тырыштым. Музыкаль ачкыч, ноталар да бар, ә театр сыйныфын битлек рәсеме белән аңлаттым. Рәсем бүлеге исә төсле буяулар һәм каләмдә чагыла,- ди Айрат Сәрвәров 

Әлеге эмблема киләчәктә сәнгать мәктәбенең аерылгысыз атрибутына әверелер дигән ышанычта без. 

- Эмблеманы булдыру идеясен барлык проблемалар турында мәдәният җитәкчелеге белән түгәрәк өстәл янында сөйләшүгә җыелгач туды. Башта гади карандаш белән эскизын ясадым, аннан төсләр сайлап буядым,- ди иҗат процессы турында искә төшереп рәссам.

Рәсем әзер булгач, типография хезмәткәрләре эмблеманың электрон графикасын ясыйлар. Шундый бик матур, эчтәлекле рәсем сәнгать мәктәбенең, шулай ук районыбызның мәдәнияте, сәнгате турында да ачык сөйли. Ә сезгә эмблема ошадымы, дуслар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев