Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ БАРЛАР ЧАК: Актанышта “Иске Казан кичләре” фестивале үз җиңүчеләрен барлый (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР ДӘ БАР)

Бүген Актаныш районы мәдәният йорты иртәнге сәгатьләрлдән үк җыр-моңга күмелде.

Авылларның мәдәният учаклары коллективлары “Иске Казан кичләре” дип исемләнгән фольклор фестивален мәртәбәле жюрига тәкъдим итте. 


Фестиваль нигезләмәсе буенча, мәдәният йортлары фольклор-этнографик композиция әзерләргә тиеш иде. Җирлеккә хас гореф-гадәтләрне яңартуга, аның бай иҗатын җыйнауга, йолаларын барлауга юнәлдерелгән районкүләм чарада 22 мәдәният йорты катнашты. Алар арасында 20 кешелек коллективлар туплауга ирешкәннәре дә, сәхнәгә инде онытыла барган гореф-гадәтләрне күтәрүчеләр дә булды. 


Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты: 
-    Фольклор – күпкырлы һәм бай милли иҗат. Әмма аны бөтен кеше дә кабул итеп бетермәскә дә мөмкин. Безнең максат – фольклор жанрын популярлаштыру, аның аша киләчәк буынга ныклы тәрбия бирү. Әлеге фестиваль Ык буе Сабантуена әзерлекнең бер этабы да булып тора. Мәдәният йорты җитәкчеләренә рәхмәт, зур әзерлек эшләре башкарылган, бик күп материал тупланган, авыл халкы белән уртак хезмәт куелган, - диде ул. 

Реклама

Бүгенге чарага Усы авылы мәдәният учагы кыз озату йоласын тәкъдим итте.  Әлеге мизгелләрне сәхнәдә берьюлы 18 үзешчән сурәтләде. 


Татар Ямалы коллективы жюри  составын уха пешерү  йоласы белән таң калдырган булса, такталачыклылар сәхнәгә өй юу йоласын алып менде. Айман җилегенең көтү озату мизгелләре дә гаять кызыклы, үзгә килеп чыкты. 


Барлык коллективлар сәхнә тотканнан соң, җиңүчеләр билгеләнеп, фестивальгә йомгак ясалачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X