Кәзкәй мәдәният йортында бильярд бүлмәсе булдырылды
Мәдәни Актаныш

Кәзкәй мәдәният йортында бильярд бүлмәсе булдырылды

Кәзкәй авылы мәдәният йортының икенче катындагы буш бүлмә хезмәткәрләр тырышлыгы белән яңартылды. Алар биредә үз көчләре белән ремонт эшләре башкарып, бүлмәне уңайлы һәм матур итеп җиһазладылар.

Нәтиҗәдә, авыл халкының буш вакытын файдалы һәм күңелле үткәрүе өчен бильярд бүлмәсе булдырылды. Бу яңалык мәдәният йортына килүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә яраткан ял урынына әверелер дип көтелә.
 
Әлеге яңалыкны юллаган Кәзкәй авыл башлыгы Расих Шәйхуллинга рәхмәтебезне белдерәбез.

Нет комментариев