Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көлдерә дә, елата да – театр

26 февраль көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында театр фестиваленә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Актанышта бар кеше дә җырлый, бии дигән сүзләрнең дөреслегенә күптән инандык инде. Хәзер исә моңа Актанышта бар кеше дә артист дип тә өстисе килә. Чөнки гыйнвар –февральдә үткән театр айлыгында аның шулай икәне чын-чынлап күренде. 26 февраль көнне исә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында шушы айлыкка нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Комиссия тарафыннан үз җирлекләрендә аеруча уңышлы чыгыш ясаган үзешчән коллективлар, аерым артистлар, иң оста режиссура, иң оста сәхнә бизәлеше, ирләр ролен иң оста башкаручы, хатын-кызлар ролен иң оста башкаручы, үз ролен иң оста башкаручылар бүләкләнде.

Йомгаклау чарасында тамашачы хозурына кировлыларның “Җир белән күк арасында” драмасы кабат тәкъдим ителде. Залда утыручылар арасында аны икенче тапкыр караучылар булса да, еламаган кеше калмады.

–Актаныш районы үзешчәннәре миндә театрга карата мәхәббәт уятты. Барыгызның да уйнавына сокланырлык. Иртән эштә булып, кичен сәхнәдә чын артистлардан да ким уйнамаган үзешчәннәргә ничек сокланмыйсың ди. Мондый талантны Ходай бирә торгандыр. Алга таба да ел саен шушылай театр айлыгы үткәрәчәкбез. Шулай ук халык театрларын Казан сәхнәсендә дә күрсәтәсебез килә. Быел мартта Чаллыда, апрельдә Казан сәхнәсендә Актаныш театры көннәре узачак. Быелдан күчмә кубок та булдырдык. Аны җиңүче коллективка тапшырабыз,  – диде район башлыгы Энгель Фәттахов.

Халык театры исемен йөртүче коллективлар арасында 1 урынга Киров мәдәният йорты халык театры лаек булды. Күчмә кубок та аларга тапшырылды. 2 урында – Иске Сәфәр һәм Иске Кормаш, 3 урында Пучы, Иске Байсар, Богады, Зөбәер халык театрлары.

“Ирләр ролен иң оста башкаручы” номинациясендә Иске Сәфәр халык театрыннан Әнгам Атнабаевның “Ана хөкеме” драмасында Хамат роле өчен Әлфис Әхмәтшәрипов, “Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы” номинациясендә Киров халык театрыннан Хадия роле өчен Энҗе Сибгатуллина бүләкләнде.

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев