Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикнакмәсе
Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы, һәрберсе үз урынында алыштыргысыз кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, республика данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.
Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне - туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Сезгә һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны ярата белүегез һәм шул гүзәллек дөньясына яшьләрне дә алып керергә тырышуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән музей, китапханә һәм мәдәният йортларының уңышлы эшләвен тәэмин итәсез; сәнгать, музыка мәктәбе укытучылары җәмгыятьнең әхлакый торышын яхшырту һәм шәхес булып формалашуга ярдәм итә.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Нәкъ менә сезнең энтузиазм белән күпме балаларның йөрәгендә сәнгатькә карата мәхәббәт уяна алды. Бүген йөзләгән балаларыбыз сәнгать мәктәбендә мәдәният серләренә төшенәләр, иҗади яктан үсәләр, камилләшәләр, сәхнәдә җиңүләр яулыйлар. Кешелекнең тарихи һәм мәдәни мирасында хәзинә булдырып, талантларны барларга һәм ачарга, уникаль кыйммәтләрне аңларга, кадерен белергэ өйрәтәсез, матурлык дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Районыбызның мәдәнияте өлкәсендәге казанышлар – сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе.
Бар гомерен, хезмәтен мәдәният һәм сәнгатькә багышлаган мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, даими эзләнүче һәм камилләшүче һәвәскәр иҗатчыларыбыз! Һәркайсыгызга югары һөнәри осталык, тугрылык белән, җан җылыгызны кызганмыйча фидакарь хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәм, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев