Актаныш

Теләкәй үзешчәннәре "Яр" спектаклен авылдашларына тәкъдим итте

Театр айлыгы елдагыча район күләмендә колач алды.

          Актаныш районында 50 дән артык театр коллективы бар. 
          Халык театрлары Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә имтихан тотса, башка коллективлар авылдашларына спектакльләр әзерләп күрсәтә.         

            Авылның актив яшьләре, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, ару-талу белмәс ветераннарның сәхнәдә төрле рольләр башкаруын авылдашлар бик яратып кабул итә. Теләкәй артистларының уенын да тамашачы  алкышларга күмде. Теләкәйлеләр Булат Сәлаховның "Яр" әсәрен сәхнәгә куйды. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: