Актаныш

Актанышның 1 нче санлы мәктәбе командасы "Тату сыйныф серләре" конкурсының зона турында II урын яулады

Бүген Актанышның 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы Сарманда республикакүләм ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" конкурсының зона турында катнашты.

Бәйгедә 6 район командасы көч сынашты. Сарман, Мөслим, Минзәлә, Бөгелмә, Тукай районнарыннан килүчеләр арасында  Актанышның беренче санлы  мәктәбенең 6 Б сыйныфы командасы мактаулы II урын яулады. 

 Балаларны, ата-аналарны, сыйныф җитәкчесе Айзирәк Илдус кызын, тәрбия эше буенча директор урынбасары Илназ Наил улын зур җиңүләре белән котлыйбыз. Республика этабында уңышлар телибез.

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: