Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта ата-аналар БДИ тапшырды

Акциянең максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын күрсәтү.

26 февраль көнне мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча  өченче ел рәттән “Ата-аналар БДИ тапшыра” Бөтенроссия акциясе узды. Бу көнне  бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Әти-әниләрне  Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру аның төп максаты булып тора. Әлеге акциядә район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айнур Гыймадиев та катнашып, имтихан бирде. 

undefined

Бөек Җиңүнең - 75, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әти-әниләргә имтиханны тарих фәненнән бирергә туры килде. Быел да ул Актанышның 1нче мәктәбе базасында узды. Биредә балалары XI сыйныфны тәмамлаячак укучыларның әти-әниләре үз белемнәрен сынап карады. Имтихан сүзеннән курыкмаучылар, үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр, кызганыч, быел да күп түгел иде.

Айнур Гыймадиев та  бу хакта ассызыклап үтте.

- Бу акция ни өчен кирәк соң, дигән сорау бирер кайберәүләр. Күп очракта әти-әниләр балаларының имтихан бирү пунктында үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен белми. Металл детектор аша узу, аудиторияләрдә видеокамера астында утыру балага нык стресс ясый дип, исәпли алар. Шуның өчен без әти-әниләрне камера аша уздырып, аудиториядә ведиокамера астында имтихан бирдерттереп карыйбыз. Аларга контроль-исәп берәмлекләре дә бирәбез.

Реклама

-Биремнәр чын имтихандагы кебекме?

-БДИ биремнәре чын имтихандагы кебек түгел, шушы акциягә яраклаштырып, типлаштырылган гына. Алар бары тик әти-әниләрнең бу төр имтихан тапшыру процедурасының нәрсә икәнлегенә төшенсен өчен кирәк. БДИдагы биремнәр – ул уку процессында үзләштерелгән материал. Әгәр бала дәрестә бирелгәнне яхшылап үзләштереп бара икән, имтиханны берсүзсез бирәчәк. . Әлеге акциядән соң балалар белән әти-әниләрнең арасы тагын да якынаер дип ышанасы килә. Балаларыгызны имтиханны ничек бирерсең икән дип куркытмыйча, киресенчә, рухи яктан теләктәшлек белдереп торсагыз иде, хөрмәтле әти-әниләр.

undefined

Әлеге имтихан 30 минут дәвам итте. “Укучылар” моннан шактый еллар  элек дәресләрдә алган белемнәрен искә төшерделәр.

Аларның имтихан эшләрен район мәгариф идарәсендә тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр югарыга җибәрелми. Теләге булган әти-әниләр үз нәтиҗәләрен район мәгариф идарәсеннән белә алачак.

Бу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев