Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АКТАНЫШТА СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актанышта балаларның җәйге ялын оештыруга хакында киңәштеләр

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының  14 май көнгесе  Актаныш районында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланды. 

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова, "ФОРПОСТ" җитәкчесе Назил Латыйпов, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев катнашты.


Брифингның көн кадагына куелган тема буенча төп чыгышны Ләйсән Фоат кызы ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Актаныш районында 2019 елның җәйге чорында балаларның һәм яшүсмерләрнең ялы ТР Министрлар кабинеты карары буенча, мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгына нигезләнеп оештырыла. 


Быел да Актаныш районы мәгариф учреждениелендә белем алучылар өчен мәктәп яны, хезмәт һәм ял, хәрби-патриотик һәм "Бүләк” лагерьлары эшләячәк. Өч ай дәвамында аларда 1700дән артык бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытыр дип көтелә. 


Район буенча мәктәп яны лагеры  15 мәктәптә оештырылып (Актанышның 1 һәм 2 санлы мәктәпләре, Киров, Сәфәр, Татар Суксу, Аккүз, Әтәс, Югары Яхшый, Зөбәер, Мари Суксу, Яңа Әлем, Иске Кормаш, Такталачык, Чуракай), алар 630 укучыны кабул итәчәк. 21 көнгә исәпләнгән мәктәп яны лагерьларында  3 тапкыр туклану каралган. Ата-аналар взносы тулы бәянең 15 %ын тәшкил итеп, ул  518 сумга тәңгәл. 


Хезмәт һәм ял лагерьлары 9 мәктәптә (Актанышның 1 һәм 2 санлы мәктәпләре, Киров, Пучы, Сәфәр, Богады, Такталачык, Татар Ямалысы, Теләкәй) эшләячәк. Алар 18 көн дәвамында укучыларга ял һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә юнәлдерелгән. Биредә дә укучыларны көнгә 3 тапкыр ашату каралган. 


Бу лагерьләр җәйнең беренче көненнән үк үз эшчәнлекләрен башлап җибәрә. Район үзәгендә урнашкан мәктәпләрдә исә сменалар 26 июньнән старт ала. 


Урта мәктәпләрнең 10 сыйныф егетләре  һәм технология техникумы студентлары өчен хәрби-патриотик лагерьгә килгәндә, быел ул Кәзкәйдәге кадет-интернат мәктәбе базасында, май ахырында оешачак. 80нән артык егет хәрби серләргә төшенеп,  палаткаларда яшәп, армия режимына якынайтылган шартларда шөгыльләнәчәк. 


Гадәттәгечә, быел да  Актанышта урнашкан “Бүләк” ял һәм сәламәтлек лагере  дүрт сменада эшләячәк. Анда үзебезнең район укучылары белән беррәттән чит регионнардан килгән балалар да ял итә. Сәләтле балалар өчен  беренче профильле смена 1 июньнән 21 июньгә кадәр оештырыла.  Икенче  смена  23 июньнән 10  июльгә кадәр аралыкка тәгаенләнгән. Һәр ике смена да 160 балага  исәпләнгән (90ы – регион, 70е – Актаныш). Өченче - "Талантлылар" сменасында 14 июльдән 3 августка кадәр аралыкта районыбызның 160 баласы ял итә.   Юллама бәясе – 16 360 сум50 тиен, ата-ана взносы – 2 454 сум. 

"Бүләк-спорт" сменасында 130 бала ял итәр дип көтелә. Ул 6 августтан оеша. 18 көнлек спорт сменасының юллама бәясе – 13 997 сум 36 тиен, ата-ана взносы – 2097 сум. Һәр сменада да балаларны биш тапкыр тукландыру каралган. 

Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Рим кызы да балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыруны көн кадагында булган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип атады. Хезмәт һәм ял лагеренә йөриячәк балаларның медицина күзәтүе узган булулары, хезмәткә яраклылык хакында белешмәләре булу шарт. 

Нәфисә Шәфыйкова шулай ук балаларны кабул итү өчен лагерьны әзерләүнең гаять җаваплы эш икәнен азсызыклады. “Роспотребнадзор, МЧС, төрле ведомстволар һәр ял үзәген энә күзеннән үткәрә. Аларга карата таләпләр ктгыйлана бара. Бер генә кагыйдә үтәлмәсә дә, лагерь ачарга рөхсәт бирелми. Балалар иминлеген тәэмин итү, аларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту – төп бурыч”, - дип искәртте ул. 

Сүз дә юк, районда күпбалалы, аз керемле, социаль куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче, авыр тормыш хәлендә калган, ятим, опекага алынган, инвалид балаларның ялын оештыруга игътибар зур булачак. 

Брифинг кысаларында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры   Ленис Вәлиев “Бүләк”лагеренда  оештырылган ялның үзенчәлекләренә тукталды.  Теләк-тәкъдимнәрен ирештерде.  “ФОРПОСТ” җитәкчесе Назил Латыйпов җәйге чорда яшьләр өчен планлаштырылган ял һәм спорт чаралары хакында сөйләде. 


Санаулы көннәрдән укучыларның җәйге яллары башлана. Район җитәкчелегенең, мәгариф оешмаларының, җаваплы вәкилләрнең төп игътибары каникулларның хәвеф-хәтәрсез узуына юнәлтеләчәк. Балалар үзләре дә, ата-аналар да куркынычсызлык хакында истән чыгармасыннар иде – яңа уку елына югалтуларсыз, исән-имин керергә язсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев