Актанышның 1нче урта мәктәбе өчен сөенечле яңалык! Мәктәп коллективы республика күләмендә уздырылган «Физика-математика алгарышы» грант конкурсында җиңү яулады.
Мәктәп тәкъдим иткән проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде. Грант ярдәмендә мәктәптә физика-математика юнәлешендә белем бирүне тагын да камилләштерү, укучыларның төгәл фәннәргә кызыксынуын арттыру өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак.
«Физика-математика алгарышы» — төгәл фәннәргә игътибарны арттыручы проект
«Физика-математика алгарышы» проекты Татарстанда 2024/2025 уку елыннан гамәлгә ашырыла башлады. Быел проектны финанслауның гомуми күләме 233 млн 007,2 мең сум тәшкил итә.
Проект кысаларында бүлеп бирелгән финанс чаралары гомуми белем бирү оешмаларына һәм педагогик хезмәткәрләргә грантлар бирүгә, физика, математика һәм информатиканы тирәнтен һәм нәтиҗәле үзләштергән мәктәп укучыларына премияләр түләүгә юнәлдерелә.
Проектның мөһим юнәлешләре арасында педагогик хезмәткәрләргә методик ярдәм күрсәтү, аларның квалификациясен күтәрү, укыту процессын камилләштерү, шулай ук математика кабинетларын заманча җиһазлар белән тәэмин итү дә бар.
Нет комментариев