Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Кәзкәй авылында «Ничек яшисең, күршем?» бәйрәме узды

Актаныш районы авылларында «Лето в Татарстане» акциясе кысаларында җәйге бәйрәмнәр дәвам итә. Кәзкәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Ничек яшисең, күршем?» дип исемләнгән авыл бәйрәме оештырылды.

Җылы һәм күңелле чара авыл халкын бер мәйданга җыеп, күршеләр белән аралашу, бергәләп ял итү һәм туган якка мәхәббәтне ныгыту өчен матур мөмкинлек булды.

 Кәзкәй авылы  

Бәйрәм барышында җыр-биюләр, төрле кызыклы уеннар һәм күңел ачу чаралары оештырылды. Авыл халкы һәм кунаклар күтәренке кәеф белән катнашып, бәйрәм мохитенең ямен арттырды.

Мондый чаралар авылның бердәмлеген ныгыта, буыннар арасындагы бәйләнешне сакларга һәм милли-мәдәни традицияләрне дәвам итәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев