Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта «Буыннар старты» конкурсында дүрт гаилә көч сынаша

Бүген Актанышта автомобильче гаиләләр арасында «Буыннар старты» конкурсы уза. Быел бәйгедә дүрт гаилә катнаша: Актаныштан Исламовлар һәм Мәрдәновлар, Пучыдан Нуретдиновлар, Яңа Әлемнән Кирамовлар гаиләләре.

Конкурста катнашучыларны Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ренат Шәмсиев, 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Динар Садыйков, «Белая» автомәктәбе инструкторы Илнур Фәйрушин һәм Актаныш район үзәк хастаханәсе табибы Али Мирмахмедов сәламләде.

"Буыннар старты" ярышында

Алар гаиләләргә бәйгедә уңышлар теләп, юл хәрәкәте иминлегенә, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә һәм гаилә белән бергәләп ярышуның мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

"Буыннар старты" ярышында

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова дә бәйгедә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.

«Буыннар старты» конкурсы Актанышта икенче тапкыр оештырыла. Узган ел бәйгедә өч гаилә катнашса, быел гаиләләр саны дүрткә җиткән. Әлеге конкурс берничә традицион бәйгене үз эченә берләштерә. Элегрәк районда «Автоледи», «Автобабай» кебек ярышлар үткәрелсә, быел аларны бергә туплаган «Буыннар старты» конкурсы оештырылган.

"Буыннар старты" ярышында

Һәр катнашучыга — аерым сынау

Бәйгедә бер гаиләдән әти, әни, бала һәм әби яки бабай катнаша. Һәр гаилә әгъзасына аерым сынау әзерләнгән. Әти кеше махсус мәйданчыкта автомобиль йөртү осталыгын күрсәтә.

Әни компьютердагы тестлар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен сыный. Бала велосипедта йөрү осталыгын күрсәтә һәм велосипедның төп өлешләрен белүен дәлилли. Әби яки бабайга медицина буенча сорауларга җавап бирә.

"Буыннар старты" ярышындаБер катнашучы да бүләксез калмаячак

«Буыннар старты» — гади ярыш кына түгел, ә төрле буын вәкилләрен бер командага туплап, гаилә кыйммәтләрен ныгыта һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгына игътибарны арттыра торган бәйге.

"Буыннар старты" ярышындаКонкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларның һәрберсе бүләккә лаек булачак. Ә призлы урыннарны яулаган гаиләләргә кыйммәтле призлар әзерләнгән.

"Буыннар старты" ярышында


Нет комментариев