Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Автомобильче гаиләләр арасында «Буыннар старты» конкурсында Нуретдиновлар җиңде

Актанышта юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган автомобильче гаиләләр арасында «Буыннар старты» конкурсы узды.

Әлеге чара гаиләләрне берләштерү, төрле буын вәкилләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, балаларда һәм өлкәннәрдә юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.

Катнашучылар төрле бәйгеләрдә үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, автомобиль йөртү осталыкларын һәм, иң мөһиме, команда булып эшли белүләрен күрсәтте.

«Буыннар старты» конкурсы

  • Ярыш нәтиҗәләре буенча Пучы авылыннан Нуртдиновлар гаиләсе беренче урынны яулады.
  • Икенче урынга Актаныштан Габдрашитовлар һәм Яңа Әлем авылыннан Кирамовлар гаиләләре лаек булды.
  • Өченче урынны Актаныштан Мәрдәновлар һәм Исламовлар гаиләләре бүлеште.

«Буыннар старты» конкурсыҖиңүчеләргә һәм призлы урыннарга лаек булган гаиләләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

«Буыннар старты» конкурсы — күңелле ярыш кына түгел, ә юл хәрәкәте иминлегенә игътибарны арттыручы мөһим чара. Мондый бәйгеләр аша балаларга да, өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеге тагын бер кат искәртелә.

«Буыннар старты» конкурсыБарлык катнашучыларны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Юлларда һәрвакыт иминлек, игътибарлылык һәм хәвеф-хәтәрсез хәрәкәт телибез!


Нет комментариев