Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Чуракай мәктәбе ашханәсенә 2 миллион сумга ремонт ясалган

Укучыларның мәктәп ашханәләрендә тәмле һәм дөрес туклануын оештыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

Районыбызның Чуракай, Иске Байсар, Мари Суыксуы, Иске Кормаш мәктәпләрендә әлеге максатны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән заманча азык блоклары төзелде. Хәзер бу мәктәп ашханәләре якты, матур һәм пөхтә.

Чуракай мәктәбендә мондый ашханәне төзү өчен 2 069 711 сум акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен Рәсим Шириевның подряд оешмасы башкара.  Ашханәгә 172 493 сумлык җиһазлар алып кайтып урнаштырыла. Хәзер биредә чимал эшкәртү цехы, вентиляция бар, кайнар һәм салкын су кертелгән, канализация эшли.

Директор Дилбәр Нәбиева мәктәпкә иганәчеләрнең дә һәрвакыт ярдәм итеп торуын әйтте. Мәсәлән, төзелеш вакытында фермер Назим Шәехов, Чаллыда яшәүче Энҗе Шәмсунова, "Алга" хуҗалыгы акчалата булышлык күрсәткәннәр. Дилбәр Фәнис кызы балаларны экскурсиягә алып  бару өчен автобус белән тәэмин иткән "Ак барс" банкның Актаныштагы бүлеге җитәкчесе Рубин Хәмидуллинга да олы рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев